Чаңгы ярышлары 2020

    Сәләмәт яшәү рәвешен тарату һәм спорт уеннарын күтәрү ниятеннән бүген 9 февраль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче шәкертләр өчен чаңгы ярышлары оештырылды. Әлеге чарада Кайбыч мөхтәсибәтенең 6 мәхәлләсеннән 18 бала катнашты. Ярышта катнашучы балалар ике төркемгә бүленделәр 5-6 һәм 7-8  класста укучы балалар.

       5-6 класс балалары төркемендә егетләрдән беренче урынны Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән Гарифуллин Ризван алды. Икенче урынны Иске Чәчкаб авылы мәхәлләсеннән Ибрагимов Илсаф алды. Өченче урынны Түбән Кошман авылы мәхәлләсеннән Ахмадуллин Нияз алды. Кызлар арасыннан беренче урынны Олы Урсак авылыннан Нурия Лилия алды. Икенче урынны Олы Кайбыч авылынан Гыйниятуллина Хәбибә алды.  Өченче урынны Колангы авылы «Минбәян» мәхәлләсеннән Сибгатова Әдилә алды.

      7-8 класс балалар төркемендә егетләрдән беренче урынны Олы Урсак авылы мәхәлләсеннән Хәялиев Рүзәл алды. Икенче урынны Чүти авылы мәхәлләсеннән Шарафутдинов Фәнил алды. Өченче урынны Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән Хафизов Илназ алды. Кызлар арасыннан беренче урынны Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән  Губаева Альбина алды.  Икенче урынны Т. Кошман авылы мәхәлләсеннән Миннулина Исламия алды.  Өченче урынны Т. Кошман авылы мәхәлләсеннән Шарафутдинова Камилә алды.

         Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына олы рәхмәтләрен белдерә.