Җомга вәгазе "Хайваннарга карата мөнәсәбәт"

14 февраль вәгазе,

Җөмәдәл-ахыр аеның 20 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Хайваннарга карата мөнәсәбәт

       Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгән Аллаһыга барча хәмед-сәналәрбез, олуглау-мактауларыбыз булсын Һәм дә Мөхәммәд бине Габдулла - Аллаһының хак илчесе, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы - Аллаһы аңа, аның гаиләсенә һәм аның сәхабәләренә Үзенең салават-шәрифәләрен бирсә иде

Адәм балаларына җирләрдән вә күкләрдән файдаланыр өчен барлык мөмкинлекне биргән, галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактау-сәналәребез булса иде Рәхмәт өчен җибәрелгән, күркәм нәсыйхәтләрен әйтеп калдырган Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә нур өстенә нур булып торган салаватларыбыз, сәламнәребез вә догаларыбыз ирешсә иде Мөбарәк булган җомга көнебез котлы бул­сын, мөхтәрәм дин кардәшләрем Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ

Шәддәд бине Әнәс радыяллаһу ганһе риваять кылуы буенча, Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Аллаһы бөтен эштә дә мәрхәмәтлелек (ихсан) күрсәтергә боерган Шуңа күрә, сезгә хай-ванны чалырга туры килсә, яхшы ысул белән чалыгыз Хайванны азапла-мас өчен һәрберегез үзенең пычагын яхшы итеп үткенләсен»

«Ихсан» ике төрле була Гыйбадәттәге «ихсан» - ягъни Аллаһыны күргән кебек итеп Аңа гыйбадәт кылу Чөнки син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күрә Бу эчкерсез һәм тулысынча Аллаһы Раббыбызның кушкан-нарын үтәп, тыйганыннан тыелып яшәү дигән сүз Һәм шулай ук «их­сан» төшенчәсе - барлык тере мәхлүкъларга карата да кулланырга була Ата-анага карата мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булу Кардәшләр белән элемтәләрне саклау, кешеләргә карата гадел булу Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйткән:  «Аллаһының Үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз. Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек ите-гез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изге­лек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһы, әлбәттә, сөйми!» «Нисә / Хатыннар», 4:36

Шулай итеп, Раббуль Гыйззә әлеге аятьтә әйтелгән һәрбер кешегә карата да изгелек кылырга кушкан Бу боерык бөтен мәхлүкъларга һәм шул исәптән хайваннарга да мәрхәмәтле булу дигән сүз

Кызганычка, җәмәгать, андый мөнәсәбәт хәзерге вакытта күрсәтелми Хәтта кешеләр үзләре үк дәрәҗәләрен төшерәләр Ник дисәгез, мисал өчен карыйк әле: Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле, олы йөрәкле, нечкә күңелле итеп яраткан затлар - хатын-кызлар үзләре үк гомер биргән нарасыйларыннан үз теләкләре белән котылалар Ә ир-атлар нишли, бернәрсә булмаган кебек, тормышын дәвам итәләр Ә бит Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә түбәндәге аятьтә болай дип әйткән: «Соңра  ул   итагатьсез   кире   кешене,   Ахирәттә  түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә». «Тин / Инҗир», 95:5

Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белеп, алар җөмләсеннән булудан Аллаһы Үзе сакласын! Алар кяферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасикъ-лар, риячылар, сихерчеләр, багучылар, бидгатьчеләр, мал җыючы бик са­ран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, шул исәптән хайваннарга да карата мәрхәмәтсез булучылар - гомумән Коръән белән гамәл кылма-учылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр - һәммәсе дә җәһәннәмгә керәчәкләр

Шулай ук, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи сәлләмнән үрнәк алыр-га була Йортында яшәгән песигә карата мөнәсәбәтен карыйк Чапанының читендә ятып торган песине, йокысыннан уятмаска тырышып борчымый-ча, чапанын кисеп калдыра Безнең өчен нинди күркәм гамәл, гыйбрәт Бу кыйссада Расүлебезне хайванга карата күркәм мөнәсәбәте сурәтләнә

Әлеге кыйссаның тагын бер гыйбрәтен искә төшермичә булмый Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле дә итәргә мөмкин Шушы сүзне әйткәндә, Гомәр радыяллаһу ганһе тормышында булган кыйсса да искә төшә

Гомәр радыяллаһу ганһе икенче хәлифә иде Кичләрен гыйбадәттә, көндезләрен күп вакытта уразада, мөмкинлеге булганда Коръән укып уздырган, гаделлек белән хөкем иткән шушы диндар, тәкъва бәндә үлеп киткәннән соң, берничә кеше аны бер үк хәлдә төштә күрәләр Күргән кешеләр төшләрендә: «Әй Гомәр радыяллаһу ганһе, тугры хәлифәбез, син намаз укый идең, һәр көнне диярлек уразалар тота идең, күп гыйбадәтләр, изгелекләр эшли идең Шушы изгелекләрең арасыннан Аллаһы Тәгалә кайсысын аерым бәяләде һәм гамәлләрең арасында нинди гамәлең сине җәннәтле итте», - дип сорадылар «Әйе, намазлар, уразалар, изге гамәлләрем күп иде Әмма бөтен гамәлләрем арасында мине җәннәтле иткән бер хәл булган Дөньяда яшәгән вакытымда кулына кош тоткан бер сабый баланы күргән идем Әлеге кошны баладан сатып алдым һәм азат иттем Менә шушы гамәлем өчен Аллаһы Тәгалә мине җәннәтле итте», -дип сөйләгән булган Гомәр радыяллаһу ганһе

Әйе, бу кыйссаны тыңлаган вакытта намаз укымаган кешеләр үзенчә бер нәтиҗә дә ясарга яраталар Ягъни, кара әле, намаз укымасаң, ураза тотмасаң, хайваннарга ярдәм итеп кенә дә җәннәткә кереп була икән дип уйлап хаталы булалар Намазның, уразаның фарыз икәнлеген белгән хәлдә аларны үтәмичә, этләргә, мәчеләргә ярдәм итү белән генә гомерне чикләү дөрес булмас Булдыра алган хәлдә нинди генә саваплы, әҗерле, изге гамәл очраса, аларның барысын да эшләргә омтылырга тиешбез

Тагын бер кыйсса искә төшә Сөләйман галәйһиссәлам янына ике ана болан килә икән Бер болан баласын, «минем балам», дип тартышалар Шул вакытта, Сөләйман пәйгамбәр гаделлеген күрсәтә: «Әгәр дә шул бо­лан баласы синеке дә һәм синеке дә икән Әйдәгез икегә бүлеп, яртылаш гәүдәсен алырсыз», - дип фәтвасын бирә Мондый хөкемне ишеткәч, бер ана болан ризалаша: «Әйе, хак хөкем», - дип әйтә Ә инде икенче ана бо­лан баш тарта: «Аллаһы хакы өчен, бүлә күрмәгез Бу болан баласы аныкы булсын», - дип елап җибәрә Шунда Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәлам чын ананың кайсы икәнен белә Шулай ук безнең өчен гыйбрәт

Тик ни кызганыч, бүгенге көндә күбесенчә «ана» дигән исемен алган кыз-хатыннар, үзләренең балаларын да язмыш кочагында калдыралар, ташлыйлар

Кадерле дин кардәшләрем, мәрхәмәтлелекне, ихсанлылыкны ешрак куллансак иде

Бу гыйбрәтле кыйссаны Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе сөйли «Бер юлчы сусыз кала һәм аның бик нык су эчәсе килә Тегендә-монда бәргәләнеп, су эзли башлый Йөри торгач, ташландык бер кое табып ала Әлеге коега төшә һәм су эчә Коедан чыгып юлын дәвам итә торгач, юл өстендә шулай ук сусаудан хәлсезләнеп аяктан егылган, телен асылындырган, авырлык белән генә сулап ята торган бер этне күрә Кара әле, бу эт тә минем кебек сусау хисе белән яна бит, дип, әлеге этне бик жәлли Киредән кое янына бара Тирән генә булган бу коега төшә Читегенә су тутырып, коедан чыга Барып, шушы эткә су эчерә Әлеге гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итә һәм җәннәте белән бүләкли»

Риваятьләрдә әйтелгәнчә, бервакытны Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ашап утырганда, янына песи килеп утыра Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзе эчә торган савытыннан шул хайван-ны авыз иттерә Шул хәлне күргән Гайшә анабыз радыяллаһу ганһә: «Нишләвең бу? Эчә торган суыңны аңа эчертәсең Пычрак хайван бит ул», - дигәч, Аллаһының Илчесе: «Ул киресенчә пакь, җәннәт хайваны»,

- дип җавап кайтара һәм савытындагы калган суы белән тәһарәт ала

Расүлебез галәйһиссәлам шулай ук бер хәдисендә: «Бер хатын газа-пларга дучар була Чөнки ул песине үлгәнчегә кадәр бикләп тоткан була Һәм шул хайванны ашатмаган, эчертмәгән өчен ул хатын җәһәннәмле булды», - дип әйткән

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Корбан чалганда да хайваннарга карата мәрхәмәтле булыйк Аны чалыр алдыннан, куркытмыйча, җәберләмичә, йомшак кына, җайлап кына чала торган урынга алып килергә Аннан соң чалыначак корбан янында ниятеңне әйтеп, «Бисмилләһи! Аллаһу әкбәр!»

- дип, яхшы кайралган пычак белән хайванны чалырга кирәк Ә инде хай­
ванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап,
түбәндәге доганы укый:

«Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән)».

Мәгънәсе: «Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит»

Җәмәгатем мөслимүн! Аллаһы Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкраналар кылып, бер-беребезгә, ятимнәргә, мохтаҗларга, хәтта безнең дүрт аяклы дусларыбызга да карата мөнәсәбәтне, ихласлылык белән га-деллек күрсәтеп, мөселманча, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә насыйп әйләсен иде Һәм дә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үрнәге белән кулланырга насыйп әйләсен Әәмин! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Фәнис хәзрәт Низамов, Аксубай районы, Яңа Дума авылы имам-хатыйбы