Җомга вәгазе "Мигъраҗ кичәсе"

20 март вәгазе,

Раҗәб аеның 25 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Мигъраҗ кичәсе

              Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин Барча галәмнәрнең Раббысы булган, барлык мәхлүкатларны тәрбияләп торучы Аллаһы исеме белән баш-лыйбыз Аллаһы Тәгаләгә күңел түреннән әйтелгән хәмде-сәналәребез, шөкерләребез булсын Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән, үзенең холкы, әдәбе белән безгә мисал булган сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә әйтелгән салават шәрифләребез, сәламнәребез ирешсен Йә Раббым, безгә ошбу вәгазьне дөрес иттереп аңлап һәм үзебезнең калебе-без белән кабул итеп, көндәлек тормышыбызда кулланырга насыйп ит

Пәйгамбәребезнең тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның бер-се - Мигъраҗ кичәсе, ул зур могҗиза булып тора Аллаһының рәхмәте белән бу кич турында сөйләшеп китәрбез

Исра вә Мигъраҗ кичләре нәрсәне аңлата? Исра - ул төнлә сәфәр кылу, Мигъраҗ - күккә күтәрелү дигән мәгънәгә ия Аллаһы Тәгалә бу ва-кыйганы Коръәни Кәримдә болай дип искә ала: «Үзенең колы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Харамнан Кодес шәһәрендәге мәсҗид Әл-Әкъсага йөртеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Кодес шәһәренең тирәсен бәрәкәтле     кылдык,     Мөхәммәд     галәйһиссәламгә     гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен кодрәтебез белән йөрттек, әлбәттә, Аллаһы һәр сүзне Ишетүче вә һәрнәрсәне Күрүчедер». «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:1

     Бу вакыйганың төгәл нинди елда булганы хакында галимнәр төрле фикердә, әмма күпчелеге раҗәб аеның егерме алтысыннан егерме җиденче көненә каршы төндә - 621 елда булды дип хисаплыйлар Хәзер әлеге вакыйганың нинди рәвештә булганы турында хәдис җыентыкларында искә алынганны зикер итәрбез. Бохари, Мөслим җыентыкларында Исра һәм Мигъраҗ вакый-гасы бу рәвешле бәян ителә: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кәгъбәтуллага сөялеп утырган вакытында, аның янына Җәбраил фәрештә килә Ул Бурак дигән канатлы атка (оча торган җан иясе) охша-ган хайван белән була һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәламне алып, Кодес (Иерусалим) шәһәренә оча һәм шуннан соң Буракны мәчет капкасына бәйләп куеп, Җәбраил фәрештә белән Аллаһы Илчесе күккә күтәреләләр Пәйгамбәребез күкнең беренче катында Адәм галәйһиссәлам, икен-че катында - Яхъя һәм Гайсә галәйһимуссәлам, өченче катта - Йосыф галәйһиссәлам, дүртенче катта - Идрис галәйһиссәлам, бишенче катта -Һарун галәйһиссәлам, алтынчы катта Муса галәйһиссәлам белән очрашып, алар белән сәламләшә Муса галәйһиссәлам белән сәламләшкәч, Муса елый башлый Пәйгамбәребез елавының сәбәбен сорагач, ул: «Җәннәттә ми­нем өммәтемдәгеләргә караганда, синекеләр күбрәк булыр», - дип җавап бирә Шуннан соң Пәйгамбәребез җиденче катка күтәрелә, анда Ибраһим галәйһиссәлам белән күрешә Болардан соң «Сидратүл-Мөнтәһә» дигән урынга килә Моның турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Әллә аның күргәннәрен шөбһә итеп низаглашасызмы? Тәхкыйк, ул икенче мәртәбә Җәбраилне үз сурәтендә күрде. Сидратүл-Мөнтәһә агачы Мәэва җәннәте янындадыр. Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең күзе шул агачтан һәм андагы фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде. Тәхкыйк, ул Мигъраҗда Раббысының олуг галәмәт вә дәлилләрен күрде». «Нәҗем / Йолдыз», 53:12-18

     «Сидратүл-Мөнтәһә» - ул агач исеме, аның яфраклары фил колак-лары зурлыгында һәм җимешләре чүлмәк кебек Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгында, әлеге агач ботакларының күләгәсе астында атка атланган йөз кеше басып тора ала, дип әйтелә. Шуннан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә дүрт елга күрсәтелер, шуның икесе яшерен, икесе ачык булыр Җәбраил фәрештә яшерен бул-ган елгаларның җәннәттә булуын, ә ачык булганнарының Нил һәм Фы-рат (Евфрат) елгасы икәнлеген әйтер Шуннан сон Бәйт Әл-Мәгъмурга күтәрелерләр һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм каршы-на өч савыт китереп куелыр Аның беренчесендә сөт, икенчесендә су, ә өченчесендә хәмер салынган була Пәйгамбәребез сөт салынган савыт-ны сайлый һәм Җәбраил фәрештә, бу фитри иманнан, дип әйтә Болар-дан соң Пәйгамбәребез Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә белән сөйләшә һәм Раббыбыз аңа көнгә илле вакыт намаз укырга әмер итә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу әмергә ризалык белдереп, Раббыбыз хозурыннан китә һәм моннан соң Муса гәләйһиссәлам белән очраша, ул аңа: «Синең өммәтеңә бу авыр булыр, Аллаһыдан илле вакыт намазны киметүне сора»,- дип әйтә Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгалә хозурына килеп, намаз санна-рын киметүне сорый, шуннан соң кабат Муса галәйһиссәлам белән очра-ша, ул Расүлебез галәйһиссәламгә: «Монысы да күп, синең өммәтең баш-карып чыга алмаячак, Раббыбыздан тагын киметүне сора», - дип киңәш бирә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кабат Раббыбыз хозурына килә Бу хәлләр берничә тапкыр шул рәвешле кабатлана.

    Пәйгамбәребез биш вакыт намаз әмере белән Раббыбыз хозурыннан киткәннән соң, кабат Муса галәйһиссәлам белән очраша Ул Расүлебезгә, тагын киметүне сорауны тәкъдим итә Бу юлы Пәйгамбәребез: «Мин мон-нан да кимрәк намаз вакыты йөкләвен сорарга оялам», - дип җавап кай-тара Шул вакыйгадан соң мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз кы-лына Моннан соң Пәйгамбәребезгә җәннәт һәм җәһәннәм, җәннәттәге Кәүсәр елгасы күрсәтелә, шулай ук аңа җәһәннәм әһелләренең нинди га-запка дучар булганнары бәян ителә. Ошбу мәгънәле һәм бик эчтәлекле хәдистән без бик күп файдалы мәгълүмат алабыз Шуларның иң әһәмиятлеләрен зикер итик:

  1. Пәйгамбәребезнең Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры сөйләшүе;
  2. Бу вакыйгадан соң биш вакыт намазның фарыз булуы;
  3. Расүлебезгә җәһәннәмдәге газаплар һәм нинди гамәлләр өчен аларга юлыгу хакында бәян ителүе;

4  Аллаһы Илчесенең пәйгамбәрләр белән очрашуы, сәламләшүе
Йә Раббыбыз, безнең кылган гыйбадәтләребезне, изге эшләребезне 
кабуллардан кыл Безгә файдалы гыйлемнәр алырга һәм алар белән гамәл кылып яшәргә насыйп ит Йә Раббыбыз, безнең белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны гафу ит, һидаять юлыннан чыгарма, үзебезне, гаиләләребезне туры юл белән генә алып бар Намазның фазыйләтен аңлап, гыйбадәтләребезгә игътибарлы булырга насыйп әйлә

Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Яр Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы