"Чиста мәчет" акциясе

       23 апрель көнне “Чиста мәчет” акциясе кысаларында Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетен, кыш көннәрендә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче хатын-кызлар чистартып юып дизенфекция ясап чыгардылар. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге чарада катнашкан барлык укучыларга да олы рәхмәтләрен белдерә һәм иң изге теләкләр телеп кала.