Җомга вәгазе "Риба"

27 март вәгазе,

Шәгъбан аеның 3 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Риба

    Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгән Аллаһыга барча хәмед-сәналәрбез, олуглау-мактауларыбыз булсын Һәм дә Мөхәммәд бине Габдулла - Аллаһының хак илчесе, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы - Аллаһы аңа, аның гаиләсенә һәм аның сәхабәләренә Үзенең салават-шәрифәләрен бирсә иде. Ихлас күңел белән пакьләнеп, аруланып, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, ерак һәм якын җирләрдән җомга намазына җыелган мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

   Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга, илләребезгә, җаннарыбызга ты-нычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, күңелләребезгә тәүфыйк, һидаять би-реп, вакытлы гына булган дөнья тормышыбызда хәерле, бәрәкәтле һәм күркәм тормыш белән яшәп, мәңгелек булган Ахирәт тормышыбызда да Хак Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә насыйп итсә иде Тән һәм киемнәребезне пакьләгән кебек, Аллаһы Тәгалә күңелләребезне дә динебез тарафыннан харам гамәлләрдән, начар гадәтләрдән саклавы-бызны насыйп итсә иде Ул көндә бөтен серләр ачылып, бөтен яхшы, яман эшләребез ачык, мәгьлүм булачак Аллаһының газабыннан котылырга һичкемнең хәленнән килмәс, Аллаһыдан башка ярдәмче булмас

Аллаһы Тәгалә Корьән Кәримдә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә болай дип әйтте: «Ий, иман китерүчеләр! (Җаһилият дәверендәге кебек) Кат-кат арттырылган риба ашамагыз. Аллаһыдан куркыгыз, бәлки (Ахирәт савабын казанып,) уңышка ирешерсез. (Ий, риба ашау-чылар!) Кяферләр өчен әзерләнгән Уттан куркыгыз (Һәм риба-ны ташлагыз, юкса, аларга ияреп сез дә газапка дучар булачак-сыз). Аллаһыга һәм Расүленә итагать итегез, бәлки, (Аллаһы тарафыннан мәрхәмәт ителерсез)». Әл Гыймран / Гыймран гаиләсе, 3:130-132

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән риваять ителгән: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтте: «Бәла китерүче җиде гамәлдән ерак булыгыз!» Кешеләр: «Йә Расүлуллаһ, ул нинди гамәлләр?» -  дип сорадылар «Аллаһыга ширек китерүдән, сихердән, хаксызга кеше үтерүдән, риба һәм ятимнәр малын ашаудан, сугыш кырыннан качудан,әхлаклы һәм мөэминнә хатыннарга яла ягудан сакланыгыз», - дидеМөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәлакәткә илтә торган җиде гамәл арасында күрсәткәннәрнең берсе - риба  Чынлыкта, риба -  бүген дөньяда иң киң таралганы, хәтта мөселманнар арасында да иң яратканы булып тора Иблис мәлгунь безләргә аны шулкадәр матур итеп күрсәтә ки, без инде аның гөнаһ икәнлеген дә аңламыйбыз, үзебезне тынычландырабыз, тормышыбызда бу төр гөнаһка аз әһәмият бирәбез Харам малның бәрәкәте юк, ничек керсә - шулай тиз чыгып китәчәк Риба белән баеп, малны арттырып булмый.

    Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең күп урынында безләрне кисәтеп болай дип әйтә:«Риба ашаучылар (каберләреннән) шәйтан сугып еккан тиле кеше газапланган кебек кубарылыр. Бу җәза аларга: «Сату-алу да риба кебек бит», - дигәннәре өчен. Хәлбуки, Аллаһы са-ту-алуны хәләл итте, (акчаны акчага алмаштырганда яки бер үк төрле малларны алмашканда,) рибаны исә харам кылды. Кем дә кем Раббысыннан аңа (рибаны тыйган) үгет-нәсыйхәт килгәннән соң, (аңа ияреп, ялгышыннан) ваз кичә, үткән нәрсә - аның үзе өчен (Рибадан алганнары соралмый). Аның эше - Аллаһыга (калдырыла). Кем дә кем (рибаны хәләл дип кабул итү фикеренә) кайта, алар - Ут әһелләре. Алар - анда мәңге калучылар. Аллаһы рибаны юк итә, садакаларны исә (бәрәкәтләндереп) арттыра. Аллаһы (рибаны хәләл санап ин-кярга төшкән) кяфер һәм (өзлексез харам ашап гөнаһ кылуын туктатмаган) гөнаһлы беркемне дә сөйми». Әл-Бәкара / Сыер, 2: 275-276

      «Әл-Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә безләргә, иман китерүчеләргә, ачык итеп әйтә:  «Ий, иман китерүчеләр! Әгәр (чыннан да,) мөэминнәр икәнсез, Аллаһыдан куркыгыз һәм риба өлешен калдырыгыз. Әгәр алай итмәсәгез (рибаны тыйган әмерләрне үтәмәсәгез), Аллаһы һәм Расүленнән булачак сугышны белегез.Әгәр (рибачылыктан) тәүбә итсәгез, малларыгызның нигезе (булган төп өлеше) -сезнеке. (Бурычлылардан артык сорап) Золым иткән һәм (төп өлешегез киметелмичә) золым күргән булмассыз». Әл-Бәкара / Сыер, 2:278-279

      Риба телдә «өстәү», ә шәригатьтә бу аңлатма ике төрдә карала: бе-ренчесе - сату-алудагы риба Бу риба - тиңдәш булмаган, ягъни бер җисемнән булмаган товарларны алмаштыру Әбү Сәгыйд Әл-Ходри радыяллаһу ганһедән риваять кылына: «Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтте: «Алтынны - алтынга, көмешне - көмешкә, бодайны - бодайга, арпаны - арпага, хөрмәне - хөрмәгә, тозны - тозга һәрвакыт үз тиңдәшләренә һәм бер үк микъдарда түләргә кирәк Әгәр бер кеше өстәп бирсә яки өстәп бирүне таләп итсә, ул риба кылган булыр, алу-чы да, бирүче дә бер үк гөнаһлы булырлар»1 Әлеге хәдистә әйтелгәннән, бары тик товарларны гына алмаштырырга ярый икәнлеге аңлашыла Әгәр товар төрле төрдә булса, ул очракта төрле күләмдәгеләр белән ал­маштырырга мөмкин, ләкин ваклап түләү шарты белән алмаштырырга ярамый, әгәр товар төрле төрдә һәм сыйфатта булса, алмаштырганда ва­клап түләргә мөмкин Дөреслектә, төрле күләмдәге яхшы сыйфатлы бодайны начар сыйфатлы бодайга алмаштырырга мөмкин түгел, чөнки бер җенес булгач, үлчәме дә, күләме дә бер үк булырга тиеш.

       Әбү Сәгыйд Әл-Ходри радыяллаһу ганһедән риваять китерелә: «Би­лял радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә яхшы хөрмә алып килә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу хөрмәне каян алдың?» - дип сорый Биләл: «Безнең начар хөрмәбез бар иде һәм без 2 сагъ1 начар хөрмәне 1 сагъ яхшы хөрмәгә алыштыр-дык», - дип җавап бирде Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу - риба, алай эшләргә ярамый, әгәр яхшы хөрмә аласың килсә, үзеңнең начар хөрмәләреңне сатып, килгән акчага яхшысын сатып ал», - диде

      Икенчесе - залог һәм заем рибасы Бу төр риба - милекне, күбрәк суммада кайтару шарты белән, билгеле бер суммадагы акчага салу яки бурычка алган акчаны процентлар белән күбәйтеп кайтарып бирү - заемга яки залогка риба алу һәм бирү була Риба - биргән әйберне арттырып алу Мәсәлән: бер кешегә бурычка бер мең сум биреп торып, кайтарып алган-да бер мең ике йөз иттереп алу Шул артык ике йөз сум риба була. Бу ике төр дә исламда - харам Рибачы да һәм процентлар белән акча бирүче дә зур гөнаһ кылучылардан булалар.

      Риба, процент белән сату-алу итүчеләрнең Кыямәт көнендә каберләреннән Мәхшәр мәйданына кинәт җиргә егылган һәм җыерылып, авызларыннан күбекләр чыккан өянәкле кеше кебек чыгачагы хакында күп кенә хәдис шәрифләр һәм риваятьләр бар Мәсәлән, Табәранинең Гауф бине Мәлик радыяллаһу ганһе риваять иткән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ярлыканмый торган гөнаһлардан сакланыгыз (Аларның берсе) ганимәт малын урлау Кем дә кем шулай урласа, Кыямәт көнендә ул аны алып киләчәк Тагын риба ашау Риба ашаучы кеше Кыямәт көнендә акылдан язып, җиргә егылган хәлдә терелтеләчәк»

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән риваять кылына: « Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Риба 70 төргә бүленә, шуларның иң җиңеле - ир баланың әнисе белән зина кылуы төсле»2, - диде

Габдулла бине Хәнзәлә радыяллаһу ганһедән риваять китерелә: «Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бер дирһәм генә риба кебек алынса да, 63 тапкыр зина кылудан да хәерсезрәктер»3, - дип әйтте

Аллаһы Тәгалә Ислам динен иң камил рәвештә иңдергән, аңа кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, үзгәрешләр кертү кирәк түгел Әмма үзебез буйсынасы урынга, динне яраклаштырырга тырыша-быз Чынлыкта, бу яман әйбер

Аллаһы Тәгалә рибаны катгый рәвештә тыйды Башы-аягы белән кредитларга чумган кеше, үзен: «Мин бит аннан файда алмыйм, зыянын гына күрәм», - дип бу дөньяда акланырга тырышса да, Кыямәт көнендә кемнең зыян күрүчеләр арасында булачагын Аллаһы Тәгаләдән башка бер зат та белми

     Кредит алырга мәҗбүрмен диючеләр күп Рибага керүнең сәбәбе, әлбәттә, дөнья малы, дөнья малына кызыгу, яңа фатир, йорт, машина, те­левизор, телефон һәм башкалар Шушы дөнья малы өчен Ахирәтебезне са-табыз Безнең нәфесебез гаҗәеп комсыз заманга буйсынган, безгә һаман нәрсәдер җитми, һәрвакыт зарланабыз, берне алсак - ике кирәк Икене ала башласак - ул да җитми, аз икән Яшәр өчен 100-150 кв метрлы йорт-җиребез бар - сыймыйбыз, җәмәгать! Йөрер машинабыз бар - ошамый, чит ил машинасы кирәк Булганына шөкер кылу тиешле Малың җитми икән - тәкъдиреңә риза булып, Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк  «Йә, Раббым! Ризыгымны арттыр!» - дип дога кылу, әлбәттә, бер банктан-икенче банкка йөгерүдән бик күпкә әйбәтрәк, бәрәкәтлерәк Берәүләребез мохтаҗлык белән сыналса, икенчеләребез байлык белән сыналалар Бу сыналулар икесе дә тигез дәрәҗәдә авыр булыр, чөнки нәфескә һаман җитми, мал җыюдан туктый алмыйбыз Ә бит малны арттыруның диндә бик «отышлы» ысуллары да бар - садака бирү, ятим-мохтаҗларга ярдәм итү һ б бернинди рибасыз кертем Шушы садака белән Аллаһы Тәгалә дөньялыкта да ризыгыбызны арттыра, Ахирәттә дә бу кертемне бернинди бөлгенлеккә төшү дә, кризис та киметми Ә бүген рибага, кредитка баткан җәмгыять зур борчуда торалар: һәр айда вакыты, көне җиткән саен ничек кенә алган акчаны банкка кайтарырга.

       Чын, тугры мөселманнарда кредит та, кризис та юк, чөнки алар хак мөселман булганнарына шөкер итеп яшиләр, булмаган чакта кайгыга бат-мыйлар, сабыр итәләр, урлашуга, башка харам юлларга бармыйлар, бары бер Аллаһы Тәгаләдән генә сорап, догада булалар Мөселман җәмгыяте шуның белән яши Авыр, кыен чакларда бер-беребезгә ярдәм итеп, шөкер кылып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтле колларыннан булырга барыбызга да насыйп булсын.

Гали хәзрәт Җиһаншин, Югары Ослан районы мөхтәсибе