Җомга вәгазе "Бәраәт кичәсе"

3 апрель вәгазе,

Шәгъбан аеның 10 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Бәраәт кичәсе

        Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн, әммә бәгъд: барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз, хәмде-сәналарыбыз галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә һәм дә салават-шәрифләребез Аның сөекле хәбибе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән, мөселманнарга һидаять юлын күрсәткән Мөхәммәд Мо-стафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булса иде Аның әһле бәйтенә, сәхабәләренә, табигыйн һәм тәбге-табигыйннарга, галим-голәмәләргә, имамнарга, остазларга, шәехләргә, ислам юлында булган бәндәләргә Аллаһының рәхмәте һәм мәгъфирәте иңсен Безгә тәүфыйк-истикамәттә булып, шөкерана кылучылардан булырга насыйп итсен.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

      Без раҗәб белән Рамазан ае уртасында булган мөбарәк ай - шәгъбан аена аяк бастык Бу айда мәртәбәле Бәраәт кичәсе бар Аны «ләйләтел-Бәраәт» дип атыйлар «Ләйләтел-Бәраәт»нең мәгънәсе «пакьләнү», «бу-рычтан вә җәзадан котылу» дип аңлатыла Гарәп телендә әлеге мөбарәк кичәне «ләйләтел-мөбарәкә», «ләйләтел-гуфран», «ләйләтел-бәра», «тәкфир» дип тә йөртәләр Моның хакында элеккеге китаплардан укып белергә, шәех һәм хәзрәтләрнең сүзләреннән ишетергә мөмкин Гарәпләрнең гадәте буенча бик кыйммәтле әйберләрне генә төрле күркәм исемнәр белән бизәп әйтә торган иделәрэ Аларның мондый мәкале бил-геле була: «күп исемле була торган зат - шәрәфле, дәрәҗәле була»

      Әлеге айның мөселманнар тарихында фазыйләтләре бик күп, хәдистә болай дип әйтелә: Имам Әт-Тирмизи Гайшә радыяллаһу ганһәнең әлеге сүзләрен рива-ять итә: «Бер кичне Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлламне югалтып, аны эзләргә чыктым, ул Бәкыйгъ дигән зиратта иде Аллаһы Илчесенең янына килгәч, ул миңа: «Йә, Гайшә, әллә син Аллаһы сиңа һәм Үзенең пәйгамбәренә зарар китерер, дип курыктыңмы», - диде Мин: «Син баш­ка хатыннарың янына киткәнсең, дип уйладым», - дип әйттем Шуннан соң пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый сүзләр әйтте: «Дөреслектә шәгъбан аеның уртасындагы кичтә Аллаһы Тәгалә Бәни Киләб кабиләсе сарыкларының йоннары санынча кешеләрне җәһәннәмнән азат итәр»

        Ибне Мәҗе хәдисләр җыентыгында Гали бине Әбү Талбинең әлеге сүзләре риваять ителә: «Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дип әйтте: «Шәгъбан аеның уртасындагы кичен - Бәраәт кичәсен гыйбадәт, намаз белән уздырыгыз Көндезен ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояш баеганчыга кадәр дөнья галәменә рәхмәт иңдерә һәм болай дип әйтер: «Гафу сораучы юкмы - аны гафу итәрмен, ризык сораучы юкмы -аны ризыкландырырмын, кайгылы вә авыру кеше юкмы - аңа шифа би-рермен Моннан башка нинди теләкләре булса, сорасыннар - бирермен Һәм бу хәл таң атканчыга хәтле дәвам итәр»

     Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам мондый нәсыйхәт бирә: «Бәраәт сезнең өчен зур форсаттыр, бик күп мөмкинлекләр бирә торган изге кичтер Кадер кичәсе Бәраәт кичәсеннән зуррак булса да, кайчан булганы төгәл билгеле түгел Шуңа күрә Бәраәт кичендә күбрәк гыйбадәт кылыгыз»

        Бүгенге көндә кайбер кешеләр, бу бидгать гамәл дип куркыныч сүзләр әйтәләр Бу рәвешле фикер йөртүче сахих хәдисләргә каршы чыга, хакый-катьне инкяр итә Мондый сүзләр әйтүчеләр белә торып Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә яла яккан кебек була Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам: «Кем белә торып миңа яла яга, шуның урыны җәһәннәмдә булсын», - дип әйткән Имам Әхмәдтән: «40 мең хәдисләр тупланган җыентыгы турын-да, сезнең китабыгызда зәгыйфь хәдисләр бармы?» - дип сорадылар Ул: «Әйе бар, мин аларны махсус калдырдым, чөнки башка риваятьләрдә аларның сахихлыгын исбатлый торган хәдисләр килергә мөмкин», - дип әйтте.   Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйткән:  «Без ул Коръәнне мөбарәк Кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны «куркытучы» булдык. Ул Кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, үлмәк, ризык вә дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер. Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык». «Духан / Төтен», 44:3-5

Мөбарәк кичләрнең берсе - Бәраәт кичендә Аллаһының рәхмәте белән кыйбла юнәлеше Бәйт Әл-Мәкъдистән Кәгъбәтуллага күчкән. Шушы айда Расүлебез галәйһиссәлам күпләп ураза тотты Ул бу көндә күп кешенең вакытларын гафиллектә үткәрүен әйтә иде Пәйгамбәребез: «Раҗәб белән Рамазан арасындагы айда кешенең кылган гамәлләре Аллаһы хозурына күтәрелә Бу вакытта уразалы хәлдә булырга телим», - дип әйткән, үзе шәүвәл аенда ураза тота торган булган Ул: «Безнең гамәлләребез көненә ике мәртәбә иртә һәм кич, атнасына ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе һәм елга бер тапкыр - шәгъбан аенда Аллаһы хозурына күтәрелә», - дигән. Гади генә бер мисалга күз салыйк: әйтик, бер патша, миңа бурычла-ры булган кешеләр билгеле бер вакыт эчендә гафу сорасалар, аларны гафу итәрмен, дип әйтсә, нишләрләр иде икән?

Бу чагыштырыр өчен генә әйтелде Аллаһы Раббыбыз бу мисаллар-дан күпкә өстен

Бу кичтә нинди гамәлләр кылырга?

Бәраәт кичәсендә 12 рәкәгать нәфел намазы укыла Һәр рәкәгатьтә бер тапкыр «Фәтихә», өч тапкыр «Ихлас» сүрәләре укыла

Намаздан соң түбәндәге догаларны укырга мөмкин:

1 Ләә иләәһә илләллааһ вәхдәһү ләә шәриикә ләһ Ләһүл мүлкү вә ләһүл хәмдү, вә һүә галәә күлли шәй иң кадиир 2 Әстәгъфируллаһүл газыыймә вә әтүбү иләйһи 3 Аллаһуммә салли вә сәллим вә бәәрик галәә сәийдинә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд

Бу кичтә Коръәни Кәрим укып, дога кылу хуп күренә, гореф-гадәтебез буенча өч мәртәбә «Йәсин» сүрәсен уку хуплана Шушы гадәт бүгенгә хәтле Мисырда да сакланып калган Бәраәт көнен уразада үткәрү киңәш ителә «Бәраәт» догасы:    Йә   Аллаһым,   әгәр   мине   бәхетсез   итеп,   исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркай-чан да сөртелми торган ит Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: «Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһүл Мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр», - дип әйтәсең Аллаһы Раббым шул күркәм гадәтләрне саклап, бер-беребезгә хәер догада, тынычлык иминлектә яшәргә, бозык фикерләрдән вә бозык эшләрдән Раббым барыбызга да сакланырга насыйп итсен.

Габбас хәзрәт Кадыйров, Питрәч районы имам-хатыйбы