Хуш киләсең Рамазан

Хуш киләсең Рамазан.

         Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барча мөэмин-мөселман кардәшләребезне изге Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәмен. Аллаһы Тәгалә барчабызга да бу изге айда уразалар тотып изге гамәлләр кылып, гөнаһларыбызга тәүбәләр кылып үткәрергә насыйп әйләсә иде. Аллаһы Тәгалә Рамазан ае турында Коръәни кәримдә мөэминнәргә бу сүзләр белән мөраҗәгатъ итә. «Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кылынган кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды, Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын. (Бәкара 184-185)

       Бу аятьтә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуның мәҗбүрилеген күрсәтә. Безнең өммәткә кадәр яшәгән халыклар да ураза тоту белән сыналганнры турында хәбәр бирә, һәм безне дә изге Рамазан аенда ураза тотарга, изге гамәлләр кылып гөнаһлардан арынырга чакыра.

Пәйгамбәребез саллаллаһу гәләйһи вәссәлләм әйтте:

«Бер кеше сәбәпсез рамазан аенда хәтта бер генә көнгә уразасын өзсә, яңадан гомере буе ураза тотса да ул аны кайтара алмый». (Тирмизи, 727)

 «Һәрнәрсәнең пакьлаучысы бар, тәннең пакьлаучысы – ураза», ди. (ибне Мәҗә, 1735).

«Бер кеше ялган сүзне куймаса һәм аның белән эш кылса, ул кешенең ашамый, эчми торуы Аллаһы Тәгаләгә һич кирәк түгел». (Бохари, 1770)

       Рамазан ае  ашау-эчүдән генә тыелып тору түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән арынуны аңлата. Шуңа күрә дә ураза тоткан кеше Рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманы ныгый.

       Рамазан ае – сабырлык ае, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итү, Ата-аналарыбызга игелек кылу ае. Бу айда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябыла. Бу айда догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә. Аллаһы Тәгалә барчабызга да Рамазан аенда саулык- сәламәтлек белән уразаларыбызны камил рәвештә тотып, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешергә насыйп әйләсә иде.

Уразаны бозмый торган гамәлләр:

  1. Колакка су эләгү.
  2. Күзгә дару тамызу.
  3. Су коену.
  4. Үзең махсуус косарга теләмәгәндә косып җибәрү.
  5. Төшләнү (Поллюция)
  6. Кан бирү.
  7. Ялгыш кына тамакка тузан яки төтен эләгү.
  8. Төкерекне йоту.

Уразаны боза торган гамәлләр:

  1. Ашаса яки өчсә
  2. Җенси якынлык кылса
  3. Тәмәке тартса

Көннәр

Сәхәр

тәмам

Иртәнге

намаз

Кояш

чыга

Зәвәл вакыты

Өйлә

намазы

Икенде

намазы

Ахшам

намазы

 ифтар

Ястү

 тәравих

намазы

24.04.2020

01:24

02:45

04:15

11:41

12:00

16:44

19:08

21:20

25.04.2020

01:19

02:43

04:13

11:41

12:00

16:45

19:10

21:24

26.04.2020

01:13

02:41

04:11

11:41

12:00

16:46

19:12

21:28

27.04.2020

01:07

02:38

04:08

11:41

12:00

16:48

19:14

21:31

28.04.2020

01:01

02:36

04:06

11:40

12:00

16:49

19:16

21:35

29.04.2020

00:54

02:34

04:04

11:40

12:00

16:50

19:18

21:39

30.04.2020

00:47

02:32

04:02

11:40

12:00

16:51

19:20

21:43

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы утырышы быел 2020 елда, республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды:

            Беренче чиратта голамәләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде: 24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.

            Татарстан өммәте өчен аеруча зур кызыксыну тудырган мәсьәләләрнең берсе — үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында тәравих намазларын уздыру тәртибе (әлеге режим 2020 елның 30 мартыннан кертелде һәм ул 2020 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк). Шуңа бәйле рәвештә, голамәләр халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамавын ассызыкладылар һәм тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булуны билгеләп үттеләр. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк.

            Алга таба нәзарәтнең Голамәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Утырыш нәтиҗәләре буенча, зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

             Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде. 

            Республикада, шул исәптән мәчетләрдә, җәмгыять белән ифтарлар үткәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне голамәләр элек кабул ителгән карарларга керттеләр. Билгеле булганча, 2020 елның 18 мартында расланган чаралар нигезендә, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да кертелә. 

Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.