Рамазан ифтарлары

     Татарстан мөселманнары диния нәзарәте зәкәт фондыннан Кайбыч мөхтәсибәтенә  100 коробка ифтар күчтәнәчләре кайтты. Әлеге ифтар күчтәнәчләре мәхәлләләр арасында тигез итеп бүленде. Бер мәхәлләгә 7 тартма туры килде. Тарату эшләрен һәр мәхәлләнең үз имамы оештырды. Әлеге ифтарлар өчен Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә һәм Зәкәт фонды хезмәткәрләренә барлык Кайбыч мөселманнары исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез.