9 майга мөфти бүләкләре

        7 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары, Иске Чәчкаб авылыннан Заһидуллин Зиннәт Әүхәт улына һәм Кошман авылыннан Җиһаншин Хәсән Җиһанша улына Бөек җиңү бәйрәме белән котлап Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан җибәрелгән бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт барлык ветераннарыбызга да сугыш елларында башкарган батырлыклары өчен олы рәхмәтләрен җиткерә һәм изге догада кала.