Җомга вәгазе "Рамазан - Коръән ае"

8 май вәгазе,

Рамазан аеның 15 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Рамазан - Коръән ае

      Барча галәмнәрне Яратучы, аларны тәрбия кылучы, безне нигъмәтләндереп торучы, мөэмин-мөселманнар өчен каберне җәннәтнең бер бакчасы итеп кылучы, имансыз бәндәләр өчен каберне җәһәннәмнең бер утлы чокыры итеп кылучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед вә сәналәребез булса иде! Аның хак хәбибе, кешелеккә туры юлны өйрәтеп калдырган, мөселманнарны җәннәт белән сөендергән вә имансызларны җәһәннәм белән кисәткән, дөньяда яшәгән иң яхшы мөселман, иң яхшы хәләл җефет, иң яхшы әти, иң яхшы дус, иң күркәм үрнәк әһеле булган пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә күңелебезнең иң түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булсын! Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек насыйп итсә иде!

Бөтен көннәрнең солтаны, ике гаеттән дә олуграк булган мөбарәк җомга көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

      Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына күп төрле бүләкләр биргән Шулар арасында, әлбәттә, - Рамазан ае Аллаһының расүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер вәгазендә мондый сүзләр әйтә: «Әй кешеләр, сезгә изге ай килде Бу айда мең төннән дә хәерлерәк булган Ка-дер киче бар Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотуны фарыз, ә төннәрен на­маз белән үткәрүне сөннәт итеп кылды Кем дә кем Аллаһыга бер нәфел гамәл эшләп якынайса, калган айларда фарыз гамәлне кылган кебек бу-лыр, ә фарыз гамәл кылган кеше - 700 фарыз гамәл кылган кебек булыр » Аллаһы Тәгалә каршында айларның саны унике Әмма Рамазан алар арасында аерым бер урынны били Айлар күп, һәм һәрберсе дә аларда булган ниндидер вакыйга белән истә калган Берсендә - Рәгаиб, Мигъраҗ кичәсе, икенчесендә - Гарәфәт көне һ б Шундый көннәр аркасында да кайбер ай-ларны югары бәялибез Әмма Рамазан ае - үзе дә мөбарәк ай, анда булган кичәләр дә мөбарәк.

       «Рамазан ае бик шәрифле ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтә торган һәм һидаятьне ачык бәян кыла тор-ган Коръән иңдерелде». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185  Аллаһының Илчесе, сәхабәләр һәм алардан соң килгән мөселманнар да Рамазан аеның кичләрен Коръән укып үткәрергә тырыша иделәр Имам Әл-Бохари һәм Имам Әл-Мөслим хәдис җыентыкларындагы Ибне Габбас-тан килгән хәдистә, Җәбраил галәйһиссәламнең Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән Рамазанның һәр төнендә очрашып, аның белән Коръән өйрәнгәнлеге турында әйтелгән Уйлап кына карагыз: әгәр сез көндезләрен уразада булып, кичләрен Коръән укып үткәрәсез икән, Кыямәт көнендә сезнең гафу ителүегезне, ут газабыннан саклауны сорап торачак ике яклаучыгыз булыр - Ураза һәм Коръән.

       Олуг галимнәребез дә бу ай җитүгә үзләренең эшләрен читкә куеп, кулларына Коръән ала торган булганнар Имам Мәлик, Суфьян Әс-Сәүри кебек галимнәребез фән эшләрен дә читкә куйганнар Имам Әл-Бохари авыз ачар вакыт җиткәнче Коръән укый торган булган Шулай ук ул: «Коръәнне тулысы белән укыганнан соң кылынган дога җавапсыз кал-мый», - дип әйткән Шуңа күрә «Кыям әл-ләйл»дә галимнәребезнең бер төркеме Коръәнне тулысы белән һәр 3 көн эчендә, кайберләре - 7, бер төркеме - һәр 10 көн эчендә укып чыкканнар.

       Ничек бер ай эчендә Коръәнне укып чыгып була? Тәравих намазла-рында хәтем чыгучы имамнар бар Алар, гадәттә, бер көнгә бер җөз укый-лар Бу иң кулай ысул булып тора Азрак укысак, Рамазан ахырына кадәр өлгермәскә мөмкинбез, күбрәк булса, тиз арып, гомумән, туктап калу куркынычы бар Шуңа да, урталыкны сайлыйк Коръән Рамазан аенда гына түгел, башка айларда да укылырга тиеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Үзегезнең йортларыгызны каберлекләргә әйләндермәгез (җансыз, кипкән әйбергә әйләндермәгез) Дөреслектә, шәйтан «Әл-Бакара» сүрәсе укыла торган йорттан кача», - дип әйткән Бу хәдис исә Коръәнне Рамазаннан соң да бик күп тапкыр укырга кирәклеген исебезгә төшерә, чөнки шәйтаннар Рамазан аеннан кала башка айларда богауга куелмыйлар.

        Нәрсә соң ул Коръән? Ни өчен аны еш укырга кирәк? Мәгънәләрен аңламасак та, укырга ярыймы? Бер кыйссаны исегезгә төшереп үтәм Та-уларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган Оныгы аңа ох-шарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган Бервакыт бу бала: «Бабай, мин Коръән китабын синең кебек укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга Шулай булгач, Коръәни Кәрим китабын уку-дан нинди файда бар соң?» - дип сорый Мичкә ташкүмер сала башлаган бабасы, туктап: «Бар, улым, ташкүмер кәрзинен ал да, елгага төшеп, су алып мен», - дип әйтә Оныгы шулай эшли дә, кәрзинне алып, су алыр-га төшеп китә Әмма ул тау башына менеп җиткәнче, су кәрзиннән агып бетә Моны күреп, бабасы елмаеп куя һәм: «Син тизрәк атлап кара», - дип әйтеп, оныгын кабаттан су алырга төшереп җибәрә Монысында инде ма-лай тизрәк атларга тырыша Әмма тау башына йөгереп менеп җиткәнче, кәрзин буш була Бабасына суны кәрзиндә алып менеп булмаганлыгын хәбәр итеп, малай чиләк артыннан китә Бабасы моны күреп: «Әмма миңа бер кәрзин су кирәк, миңа бер чиләк су кирәкми Син бар көчеңне куеп эшләргә теләмисең генә», - дип каршы төшә Оныгы бу хәлнең мөмкин түгеллеген исбатлар өчен, кабаттан елга буена төшеп китә Ул кәрзине белән су тутырып ала да, бар көченә бабасы янына чаба башлый Әмма ме­неп җиткәнче, су агып беткән була Хәленнән тайган малай: «Менә, бабай, әйттем бит мин сиңа - болай булмый», - дип нәтиҗә ясап куя «Син моны мәгънәсез дип уйлыйсыңмы?» - дип сорый бабасы, - «Кәрзингә кара әле» Оныгы кәрзингә караса, ташкүмердән каралып беткән кәрзиннең эчтән дә, тышкы яктан да чистарганын күреп ала Бабасы: «Балам, Коръән укы-ган вакытта менә ниләр була Син аны укыган вакытта аңламаска да, истә дә калдырмаска мөмкинсең Әмма ул сине эчке яктан да, тышкы яктан да үзгәртергә сәләтле Менә шул рәвешле Аллаһы Тәгалә безнең тормышы-бызны да үзгәртә», - дип әйтә

    Кадерле җәмәгать, Коръәни Кәрим - тормышыбызның яшәү күрсәтмәсе, тәнебезгә дәва, күңелебезгә тынычлык булып тора Рамазан аенда изге гамәлләргә әҗер-саваплар арттырылып бирелә дидек Шуңа да бу айда күбрәк изгелекләр кылырга, бер-беребезгә мөмкин кадәр ярдәм итәргә, ә инде кичләрен (мөмкинлекләре булганнар - көндезләрен дә) Коръән укып уздырсак иде Рамазан аеның саваплары бик күп дистә ел-лар кылган савапларга тиң, әмма ул үзе озак дәвам итми Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ураза саналмыш көннәр», - дип әйтә «Әл-Бәкара / Сыер», 2:184

     Шуңа күрә, һәр көнне кадерләп үткәрсәк идек Ә инде: «Хәзрәт, мин Коръәнне тулысынча укый алмыйм, әмма савабына ирешәсем килә»,- дигән кешеләр булса, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм бервакыт сәхабәләренә әйткән сүзләрен исегезгә төшерәм Ул: «Төнлә Коръәннең өчтән берен укый алырсызмы?» - дип со-рады Бу аларга авыр булып тоелды һәм алар: «Ий, Аллаһының Илчесе, төне буе укый алырлык кем бар?» - дигәннәр Шунда Аллаһының Илчесе: «Ихлас» сүрәсе - Коръәннең өчтән бере», - дип әйткән. Һәрберебез дә боларны аңлап, белгәннәребез белән гамәл кыла һәм Аллаһы ризалыгына ирешә алсак иде.

Хозур» редакциясе