Җомга вәгазе "Рамазан - уттан котылу ае"

15 май вәгазе, Рамазан аеның 22 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Рамазан - уттан котылу ае

       Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәт-ләре белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең хәбибе һәм хак илчесе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм сала-ватларыбыз булса иде. Бөтен көннәрнең солтаны, ике гаеттән дә олуграк булган мөбарәк җомга көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, сәламе вә бәрәкәте булсын.

         Бүгенге вәгазебезнең темасы - «Рамазан - уттан котылу ае» Аллаһы Тәгалә «Әр-Рахмән», «Әр-Рәхим» - «Рәхимле, Шәфкатьле», ягъни Ул Үзе­нең колларына карата бик мәрхәмәтле Ә мәрхәмәтлелек нәрсәдә ча-гыла соң? Гадәти тормышта моңа бик күп мисаллар табып булыр иде Шуларның иң бөекләренең берсе - Коръәнне өйрәнә алуыбыз Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйткән: «Рәхман. (Дөньяда мөэминне, кяферне аермыйча, һәр мәхлүкатын соң дәрәҗәдә кызганган һәм чын мәгънәсендә нигъмәт биргән Зат). (Дини һәм дөньяви бөтен бәхетләрнең чыганагы булган) Коръәнне (кешегә) өйрәтте (һәм шуның белән аңа иң зур нигъмәтне бирде)». «Әр-Рәхман / Рәхимле», 55:1-2

      Шундый нигъмәт-бүләкләрнең иге-чиге юк Без аларны саный башласак, һич санап бетерә алмаячакбыз: җир, су, ризыгыбыз, сулар һавабыз, космос, Кояш, динебез һ б Әйдәгез, Рамазан ае баргач, аның кысаларында гына карыйк: саваплар арттырылып языла торган Рама­зан ае, мең айдан да хәерлерәк бер кич - Кадер киче, зур әҗерләргә ия ураза гыйбадәте, бәрәкәтле сәхәрләр, шатлыклы ифтарлар - болар ба-рысы да бер ай нигъмәте генә Әмма Рамазан аеның бүләкләре бу гына түгел Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Рамазан ае килү белән җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богау-ланып куела», - дип әйтә Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рамазанның беренче төне җитү белән шәйтаннар һәм тыңлаусыз җеннәр богауланып куелалар Җәһәннәмнең ишекләре ябыла һәм аларның берсе дә ачылмый Җәннәт ишекләре ачыла һәм аларның берсе дә ябылмый Соңыннан бер кычкыручы: «Йә, яхшылык теләүче, монда кил Йә, начарлык теләүче, тукта», - дип кычкырыр Һәм һәрбер кичәдә Аллаһы Тәгаләнең уттан котылган бәндәләре булыр», - дип әйтте. Бу хәдискә шәрех бирүче галимнәр «җәннәт ишекләре ачыла», дигән гыйбарәне, Аллаһы Тәгаләнең җиргә бик күп нигъмәтләре иңә, дип аңлаттылар Шулай ук бу айда шәйтаннар богауга куела Рамазан ае -гамәлләр өчен бик күп саваплар языла торган һәм шулай ук начарлыклар өчен дә гөнаһ дәрәҗәсе арта торган ай Шәйтаннарның булмавы кешегә изгелекләрне күбрәк кылырга, явызлыклардан читләшергә булыша.

       Ә иң мөһиме: «Һәм һәрбер кичәдә Аллаһы Тәгаләнең уттан котыл­ган бәндәләре булыр», - дип тәмамлады Кайбер галимнәребез моны һәр кичтә дип, ә кайберләре авыз ачкан вакытта була дип әйттеләр Әмма, ни-чек кенә булмасын, Аллаһы Тәгалә Рамазан аена тагын бер бүләк биргән ул да булса - җәһәннәмгә керергә лаеклы кешеләрне дә Аллаһы Тәгалә бу ай хакы-хөрмәтенә уттан азат итә икән Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рамазанның башы - мәрхәмәт, уртасы - гафу итү, ахыры - җәһәннәм утыннан котылу», - дип әйткән Бу көннәрдә гафу итү капкалары тулысынча ачыла Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазанның соңгы ун көне турында болай дип әйтә: «Бу - Рәхимле Аллаһыга хөрмәт күрсәтүче коллар өчен җәһәннәм утыннан котылу вакыты»

Хәдистән күренгәнчә, шулай ук Рамазан ае - гафу итү ае Гафу итү - сиңа начарлык кылган кешеләргә карата киң күңелле була белү Чын мөселман һәрвакытта да кешеләрне, бигрәк тә үзенең мөселман кардәшләрен, кичерергә әзерлеге белән аерылып тора Коръәни Кәримдә: «Әгәр мәзлум кеше золым кылган кешене гафу итсә һәм арала-рын якынайтса, бу эшнең әҗере Аллаһы хозурында сакланыр», - дип әйтелә «Шура / Киңәш», 42:40

     Үзегездә булган кичерү сыйфатын һәркем өчен ачыгыз: ул кеше сез-не сүз белән рәнҗеттеме, әллә берәр төрле эш-гамәле белән үпкәләттеме - аларны гафу итә белегез Золым ияләрен кичереп, сез аларны алда кы-лачак начарлыкларыннан саклап кала аласыз, шулай ук, үзегездә булган рәхимлелек сыйфатын да арттыруга китерәсез Ә Кыямәт көнендә гафу итүче кешеләр, үзләренә золым салган кешеләрне гафу итмәүчеләрдән югарырак та булачаклар. Рамазан ае уттан котылу ае дип әйттек Әмма: «Мин уттан коты-лучылар санына керермен әле», - дип, берни дә эшләмәү дә дөрес түгел. Кешелек дөньясы зәгыйфь итеп яратылган: ул гөнаһ кылучан зат Әмма Аллаһы Тәгалә аңа тәүбәгә килү нигъмәтен биргән Әлбәттә, тәүбәләр Ра-мазанда да, Рамазаннан тыш та кылынырга тиеш Пәйгамбәребез Гайшә радыяллаһу ганһәгә өйрәткән доганы кылып, шушы изге айны бәрәкәтле итеп үткәрергә насыйп булсын иде: Әллаһуммә иннәкә гәфүввун түхиббуль гәфвә фәәгфугәнни «Йә Аллаһы! Син - гафу Итүче һәм (гөнаһлы бәндәләреңне) гафу итәргә яратасың Гафу итче мине!»

Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев, Хәсәншәех авылы имам-хатыйбы