Рамазан изге гамәлләр ае

      Бүген изге Рамазан шәриф аенда Кайбыч мөхтәсибәте хезмәткәрләре Олы Кайбыч үзәк мәчетенә җыелган фитра сәдәкаларына күчтәнәчләр алып Федоровский авылындагы картлар йортына барып, бәйрәм күчтәнәчләрен биреп кайттыла. Республикада эпидемиологик чарлара баруы сәбәпле быел өлкәннәр белән очрашу булмады.  Шулай ук Олы Кайбыч авылында мәчеткә җыелган фитра сәдәкаларын аз керемле гаиләләргә бүлеп тараттылар.