Ураза гәете мөбарәк булсын

       Әссәләмү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ. Хөрмәтле мөселман кардәшләр. Сезне ихластан ураза гәете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә, ае буе тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, биргән фитра сәдәкаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабуллардан кылса иде. Үзебезгә, балаларыбызга, киләчәк буыннарыбызга, дәүләтебезгә иминлек, тәүфыйк, һидәят, шәфкать насыйп итеп, алдагы көннәребездә дә һидәят әһелләреннән булып дөнья һәм ахыйрәт бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде.