Кәгазьгә гомер бүләк ит акциясе дәвам итә

     Кайбыч районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте белән берлектә агымдагы елның июнь аенда «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акция башлап җибәрде. Һәм җыелган макулатураның беренче өлешен бүген кабул итү пункытына 500 кг күләмендә тапшырып 3250,00 сум акча җәлеп итте.

       Алдан ук игълан ителгәнчә әлеге акчалар “Зәкәт” хәйрия фондына күчерелде. Макулатура җыю эшләре әле 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык мөселман кардәшләребезне дә әлеге изге гамәлгә кушылырга чакырабыз. Без бу гамәлебез белән кәгазьләрне исрафтан саклыйбыз, исән агачларны саклауга үз өлешебезне кертәбез, һәм иң мөһиме авыр хәлдәге, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә  ярдәм итәбез.  Макулатураларны Олы Кайбыч авылы, Үзәк урам, 77 йортка  тапшырырга була. (Үзәк мәчет). Кайбыч мөхтәсибәте  «Кәгазьгә гомер бүләк ит» акциясе барышында беренчеләрдән булып зур күләмдә макулатура тапшырган Җамалов Рөстәм гаиләсенә олы рәхмәтләрен белдерә.