Җомга вәгазе "Күркәм әхлак - яшәү рәвеше"

5 июнь вәгазе,

Шәүвәл аеның 13 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Күркәм әхлак - яшәү рәвеше

    Галәмнәрне юктан бар итүче, безгә җан, тән, ризык бирүче Аллаһы Тәгаләгә дан-мактаулар булсын Бөтен галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелмеш булган Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелебезнең иң түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде

Аллаһы Раббыбыз адәм баласына олы нигъмәт биргән, ул нигъмәт -акылдыр Без нәрсәнең яхшы вә нәрсәнең начар икәнен аңлап, яхшылары белән исә гәмәл кылып, ә начарларыннан ерак тора алабыз Безне бизи торган иң зиннәтле сыйфат - ул әдәп вә әхлак Ул -иманның дәрәҗәсе югары булуның бер билгесе Әхлакны төрлечә кулланып була, ягъни кеше никадәр ихласлы булса, шуның кадәр әхлагын камилләштерә Аллаһының Илчесе бер хәдисендә: «Мин бу дөньяга әхлакны камил дәрәҗәгә иреште-рер өчен килдем», - дип әйткән Ягъни, Расүлебез галәйһиссәламнең шушы дөньяга килүенең төп сәбәбе булып, кешеләр арасында мәрхәмәтлелекне арттыру, бер-береңә ярату хисен тарату тора.

      Без бүген пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә күп игътибар бирергә тырышабыз Тышкы сөннәтләрен үтибез дә кебек, әмма иң зур сөннәт булган яхшы мөнәсәбәт кылуга аз игътибар юнәлтәбез Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «(Расүлем!) Әйт: «Әгәр сез Аллаһыны сөясез икән, миңа иярегез, шулвакыт Аллаһы да сезне сөячәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Аллаһы - (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:31.

Әхлаклы булу - ул бөтен пәйгамбәрләрнең сөннәте булып тора Әхлакның күп төрләре бар Аларны карап үтик:

Аллаһы Тәгаләгә карата булган әхлак, ягъни Аллаһы Тәгаләдән ояла белү, Аның мәхлүкъларына яхшы мөнәсәбәттә булу. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә карата әхлак күрсәтү, аның хакында сөйләшкәндә матур сүзләр кулланып сөйләү, исе-мен әйтүгә салават әйтү.

    Әти-әнигә карата әхлак күрсәтү Алар белән матур, яхшы итеп сөйләшү Аларның гөнаһлы булмаган хаҗәтләрен үтәү, аларны рәнҗетмәү, борчымау Аларны күп сөендерергә тырышу Шунысын белү мөһим: ата-анага әхлаксызлык күрсәтүченең үзенә дә картлык көнендә әхлаксыз бала булыр.

    Күршеләр, туганнар, дуслар, кардәшләр белән дә әхлаклы булыр-га кирәк Дорфа вә әхлаксыз булсаң, синең яныңда якын кешеләр кал-маячак Әгәр дә үрнәк алырдай кеше эзлисең икән, иң беренче итеп әхлакка бай булган кешедән үрнәк алырга кирәк, чөнки бүгенге көндә сүз белән зур эшләр кылучылар күп, әмма гәмәлдә, үзенең яшәү рәвешендә күркәмлекне күрсәтүчеләр аз Әхлак - ул яшәү рәвеше Ул мәчеттә генә яки үзеңә кирәк кеше янында гына бик тәрбияле булып, бүтән кешеләр янында «битлек кию» булырга тиеш түгел Синең әхлагың, синең нинди җәмгыятьтә булуыңа карап үзгәрергә тиеш түгел Әгәр дә бу алай түгел икән, син берәүләр янында бер төрле, икенчеләр янында икенче төрле икән, димәк, әле үзеңнең әхлагыңны камилләштерергә кирәк Бер генә мизгелгә үз-үзебезгә ихластан сорау биреп карыйк әле: «Кем мин?» «Әхлагым нинди дәрәҗәдә?».

      Бервакыт хастаханәдә табибка чиратта торганда, ике кеше чират бүлешә алмадылар, бер-берсенә нинди генә сүзләр әйтеп бетермәделәр Ә бит сүзләрне әйтү җиңел, әмма әйткәннән соң гафу үтенеп бетерү генә бик авыр мәсьәлә Әхлак безнең холыкның иң күркәм ягы булырга тиеш Ата-ана баласына бирә ала торган иң зур бүләк - ул тәрбия Димәк, кешенең әхлак ягы да бик югары булырга тиеш Әмма соңгы вакытлар-да без балалар, яшьләр арасында бу төшенчәнең бик «аксаганын» сизә алабыз Бүгенге көндә тәртипле бала хәзинәгә тиң Кызганыч, бүген ба­лалар өчен төп тәрбияче булып смартфон, планшет һәм интернет тора Мәгънәсез фильм, видео, блоглар - болар яшь буын өчен бик начар үрнәк Чын үрнәк алыр өчен безгә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне, галимнәрне, акыл ияләрен бирде Хикмәт белән эш итүче, үзләренең гамәлләре белән дингә өндәүче остазларны үрнәк итте Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлына күз салсак, Аллаһының Илчесе әхлак һәм тәрбиясе булмаган халыкка кыска вакыт эчендә әдәплелекне, тәрбиялелекне җиткерә Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Сезнең өчен (бигрәк тә) Аллаһыга һәм Соңгы көнгә өмет баг-лаган һәм (курку, теләү, муллык һәм тарлык кебек бөтен хәлләрендә) Аллаһыны күп итеп искә алган кешеләр өчен Аллаһының Расүлендә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күркәм үрнәк бар». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:21.

      Әхлакның бер ботагы - ул дин кардәшләрга карата яхшы мөнәсәбәт Рамазан ае буе без уразалар тотып, бергәләшеп тәравих намазлары укыдык Әмма кайвакыт без туганнарга, дусларга карата әхлаксызлык күрсәтәбез Шуларның берсе - ул сәлам бирмәү яки сәламгә җавап кай-тармау Ислам дине «сәлам» сүзе белән тамырдаш булган иминлек, ты-нычлык сүзләре белән бәйле.

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Мөселманнар бер-берсенә сәлам биреп, кулга-кул тотынышып торган-да гөнаһлары коелыр», - дип әйткән Бер мөселман икенче мөселманга кардәш, аларның бер-берсе өстендә хаклары бар Берәү кардәшенә сәлам бирсә, ул аның сәламенә җавап кайтарырга тиеш Без кардәшлекне кал-дырырга тиеш түгел, Аллаһының бәрәкәте шушы кардәшлек булуда Без кардәшләребезнең, нинди булуларына карамастан, аларга хөрмәт, Аллаһы ризалыгы өчен ярату һәм мәрхәмәт белән карарга бурычлы Коръәндә Раббыбыз болай дип әйтә: «Барыгыз бергә Аллаһының арканына (Китабына һәм диненә) ныклап ябышыгыз һәм (әһле китап кебек ихтилаф-ка төшеп хакыйкатьтән һәм бер-берләрегездән) аерылмагыз. Аллаһының сезгә биргән (игелек һәм) нигъмәтен истә тоты-гыз. Сез (җаһилият чорында бик озак еллар буена бер-берсе белән сугышкан) дошманнар булган чакта, Ул (сезне Ислам дине белән шәрәфләндереп) күңелләрегез арасында (татулык һәм бер-берегезгә карата җылылык яратып) өлфәт бердәмлек барлыкка китерде, һәм сез Аның (бу) нигъмәте белән1 (бер-берләрен бик якын күргән) кардәшләр булдыгыз. Янә сез (кя-ферлегегез сәбәпле) Ут упкыны ярында чакта, (Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне җибәреп) Ул сезне аннан кот-карды. Аллаһы аятьләрен сезгә шулай бәян итә, - бәлки, сез һидаять табарсыз». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:103.

       Шулай ук Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең түбәндәге аятендә бо-лай дип әйтә: «Һичшиксез, мөэминнәр - кардәшләр. Шуңа күрә кардәшлә-регезне татулаштырыгыз. (Һәр эштә булганы кебек, дин кардәшләрегезнең араларын якынайтуны да җиңелгә алуда) Аллаһыдан куркыгыз, бәлки, рәхмәт ителерсез». «Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:10.

      Мәдинә халкының күпчелеген тәшкил иткән Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләре арасында йөздә егерме елга сузылган күптәнге дошманлык һәм бәрелешләр була Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һиҗрәте белән Ислам шәрәфенә ирешкән бу кешеләр бөтен дош-манлыкларны бер читкә ташлап кардәш булалар Берникадәр вакыттан соң беркөн бу ике кабиләнең ике кешесе, үз кабиләләреннән чыккан кайбер дәрәҗәле сәхабәләрнең сыйфат-ларын санап, бер-берләренә мактанышалар һәм сүз иярә сүз чыгып, берсен-берсе өстенрәк чыгара башлый Мөселманнарга карата бик зур дошманлык хисләре кичерүче карт кына бер яһүди, бу форсаттан файдаланып, янында утырган яшь кенә бер егеткә: «Бар, шуларның ян-нарына барып утыр да, аларга элекке дошманлыкларын исләренә төшерәчәк шушы шигырь-не укы!» - дип, аңа җаһилият дәверендә узган сугышларда җиңгән тарафны данлап язылган шигырьләрне укырга куша Шулай итеп, бер-берләренә карата ачулана башлаган бу кешеләр, үз кабиләләренә дә хәбәр итеп, эшне зурга җибәрәләр һәм, нәтиҗәдә, ике зур кабилә коралла-нып, бер-берсе каршына киләләр Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хәлдән хәбәр алыр-алмас алар янына ашыга, киеренкелекне тәмам юк итә, эшне җайга сала Менә 100-103 нче аяте кәримәләр бу вакыйга сәбәпле иңгәннәр.

      Сәламне бирү, сәламне кайтару мөселманнар арасында бик саваплы эш Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына бер бәдәви гарәбе килеп берничә сорау биргән Иман дәрәҗәсенең иң камил рәвешенә ирешү юлын да сораган Расүлебез галәйһиссәлам: «Син үз холкыңны ях-шырт һәм иман дәрәҗәсенең, ягъни тәкъвалыкның иң олы дәрәҗәсенә ирешерсең», - дип әйткән Күркәм холыкка ирешер өчен бердәм булып, Аллаһы яраткан затларны ярату зарурдыр Кызганыч ки, әллә дөнья малына алданып, әллә сәлам бирүнең мөһимлеген аңламыйча, намаз тәмамлануга мәчетләрдән чыгып чабарга тырышабыз Кардәшләргә сәлам биреп чыксак, аларның хәл-әхвәлләрен сорашсак, үзебезнең күңелдә мәхәббәт булдырыр, өстәвенә кардәшебезнең кәефен күтәрер идек, ә бу инде үзе бер зур әҗер Якын кешеләргә берничә минут вакытны багышла-удан зарар булмый Бәлки шушы кешеләрнең берсе белән арабызда сал-кын мөнәсәбәт булып, аның белән бу дөньяда соңгы тапкыр күрешүдер Ә безнең арадагы салкынлык исә Кыямәт көненә кала, Аллаһы Үзе сакла-сын Бергә кылынган догалар, бирелгән сәламнәр сәбәпле Аллаһы Раб-быбыз безгә җәннәт әҗерләрен бирер Инде мәчетләрдә исәнләшмибез икән, бүтән җирдә ничек сәламләшәбез инде без? Аллаһы Тәгаләне яра­ту хакында тәкърарлыйбыз, ә үзебез сәламгә дә җавап кайтармыйбыз Үзебез мөэмин-мөселман саныннан булырга телибез, ә гади генә сый-фатларны булдырырга теләмибез Алай була алмый! Без Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сөннәтен торгызып, арабызда мәхәббәт булдырырга тиеш-без Аллаһы юлында күп көч куючы гына олы дәрәҗәгә ия була Җәннәтле булу өчен безнең бөтен мөмкинчелек бар, тик без боларны аз кулланабыз Аллаһы коллары икәнебезне таныдык икән, әзрәк кенә булса да үзеңне төзәтү зарурдыр Аллаһыны, Аның Расүлен яратып, алар яраткан эшләрне эшләмәү, бу яратуның никадәр зәгыйфь икәнен күрсәтә Аллаһы Раббы-быз безгә бу дөньяда да һәм Ахирәттә дә кардәшлек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын бирсә иде, ике дөньяда да җәннәт әһелләре саныннан булуны насыйп кылса иде Әәмин.

Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Саба районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмче,

Сатыш авылы имам-хатыйбы