Җомга вәгазе "Туганлык җепләре"

3 июль вәгазе, Зөлкагъдә аеның 12 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Туганлык җепләре

      Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең хәбибе һәм хак илчесе, галәмнәргә рәхмәт була-рак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

      Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәрим китабында болай дип әйтә: «И, кешеләр! Сезне бер җаннан (Адәмнән) яраткан, аның бер кисәгеннән (булган сул кабыргасының иң астыннан Хәвва исем-ле) ишен яраткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны халык кылып (җиһанга) тараткан Раббыгыздан, Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһыдан (Аңа каршы баш күтәрүдән) һәм туганлык җепләреннән (аларның өзелүеннән) куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһы - сезне Күзәтүче». «Нисә / Хатыннар», 4:1. 

      Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә бу аятьтә берничә әйбергә басым ясый, аерым алганда, кеше бары Аллаһыдан гына куркырга һәм туганлык җепләрен сакларга тиеш Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә «Ән-Нисә» сүрәсен ике төрле боерыктан башлап, туганлык җепләрен саклау әмерен бик югары күтәрде Ни өчен? Кешенең бик көчсез зат икәнен белгәнгә күрә Мәсәлән, мирас бүлешкәндә талашып, кычкырышып беткән туган-нар азмы? Яшь бара-бара бер-берсен оныта башлаган туганнар азмы? Юк, җәмәгать! Ә бит берәр авырлык килгәндә иң беренче булып туганнарга чабабыз, ярдәмне алардан өмет итәбез Нинди генә дуслар, танышлар булмасын, туганнар аларга караганда якынрак Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәрим китабында болай дип әйтә: «Араларында кардәшлек якынлыгы булган кешеләр Аллаһы хөкемендә бер-берсенә варислардыр». «Әнфәл / Табыш», 8:75

     Ягъни мөселман - мөселманга кардәш Әмма кан кардәшең, үз туганың аларга караганда да якынрак икән Шуңа күрә мөселман кешесенең намаз уку, ураза тоту, әти-әнигә игелекле булу кебек вази-фалардан тыш тагын бер вазифасы - туганлык җепләрен саклау, алар-ны өзмәү Моны Аллаһы Тәгалә Үзе боера Шулай ук Пәйгамбәребез дә: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә иман китергән кеше туганлык мөнәсәбәтләрен сакласын», - дип әйтә.

      Кемнәр соң безнең якын туганнарыбыз? Иң якыннары - әтиләребез, әниләребез, бабайларыбыз, әбиләребез, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз Аннан соң якындагы туганнар, апа-сеңелләр һәм аларның балалары, аннан соң әти-әниләр буенча абыйларыбыз һәм апа-ларыбыз, аларның балалары, аннары абыйлары һәм апалары, аналар нәселе буенча апалары һәм аларның балалары һ б Моның шулай икәнен Пәйгамбәребез белән булган түбәндәге вакыйга да раслый: «Бервакыт бер кеше пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән:    «Аллаһының Илчесе, мин кемгә карата иң зур ихтирам, хөрмәт күрсәтергә тиеш?» - дип сорагач, ул: «Әниеңә», - дип җавап бирә Мондый сорау та-гын ике тапкыр кабатлана Инде шушы кеше дүртенче тапкыр да шулай дип сорагач, Расүлебез галәйһиссәлам: «Аннары әтиеңә, аннан якынрак булганнан башлап туганнарыңа (хөрмәт күрсәтергә тиеш)»1, - дип җавап кайтара.

         Туганлык җепләрен өзгән очрак өчен кодси хәдистә болай дип әйтелә: «Мин - Аллаһы, һәм Мин - Мәрхәмәтле һәм Мин туганлык багла-нышларын төзедем, аларга Иминлек исеменнән исем бирдем, һәм берәү ул араларны саклый икән, Минем белән элемтәне саклый, ә кем аларны өзә, Минем белән дә элемтәне өзә»2

         Туганнар белән элемтә көчле булырга тиеш дидек Әмма бүгенге көндә безнең арада коры кешеләр дә юк түгел Алар өчен туганнар да, дуслар да, бу дөньяда табыш алу ысулы кебек кенә кабул ителәләр Әмма туганнар белән элемтә ниндидер килешү нигезендә булырга тиеш түгел Туганнарны якын итүнең күп ысуллары бар, мәсәлән: кеше үз туганна-рын күрергә, аларга бүләкләр бирергә, аларның эшләре һәм проблема-лары белән кызыксынырга, алар арасыннан ярлыларга ярдәм итәргә, ягымлы һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәтләрне сакларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиеш Шулай ук аларны кунакка чакырырга, аларга кунакчыллык күрсәтергә, уңышларына сөенергә, кайгы-хәсрәтләренә борчылырга, алар өчен Аллаһы Тәгаләдән игелек сорарга кирәк Кеше аларга карата көнчелек хисе тоярга тиеш түгел, аның йөрәге һәрвакыт ачык булырга һәм аларга бернинди начарлык эшләмәскә тиеш Әгәр алар чакырсалар, чакыруга җавап бирергә һәм алар авырганда аларның хәлен белергә кирәк Шулай ук кардәш-ыруларны Исламга чакыру һәм аларны туры юлга өндәү һәм харамнардан кисәтү зур әһәмияткә ия Ибне Әбү Хәмзә рахимәһуллаһ: «Кайвакыт туганлык багланышларын тоту акча ярдәмендә, ә кайвакыт ярдәм кулы сузу аша була», - дип әйткән.

      Шунысы да мөһим: туганлык җепләрен саклау - сиңа карата яхшы мөгамәләдә булган туганың белән генә түгел, ә синең белән араларны өзгән туганыңа карата булган мөнәсәбәттә дә нык булырга тиеш Әгәр берәүгә туганы шалтыратмый, аны искә алмый, хәлләрен белешми, игъ-тибар күрсәтми икән, ул кеше үзе икесе арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклауда өлешен кертергә тиешле Хәтта аңа карата явызлык кылсалар да, туганнар - мөселманнар булмаса да, Аллаһы Тәгалә хакына сабыр-лык сорарга һәм гафу үтенергә кирәк Хисап тоту көнендә һәркем үзенең кылган гамәлләре өчен генә үч алыр: игелекле гамәл кылучыга әҗер чы-гар, яманлык кылучыларга һәм залимнәргә җәза бирелер Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам түбәндәге сүзләрне әйткән: «Сиңа яхшы мөнәсәбәттә булган туганыңа игелек белән җавап бирүең - әле аңа ка­рата булган туганлык бурычыңны үтәми, ә синең белән мөнәсәбәтен өзүенә карамастан, ул туганыңа яхшы мөнәсәбәттә булуың - туганлык бурычыңны үтәвеңнән була»

       Халкыбызда туганнар хакында мәкаль-әйтемнәр дә шактый, мәсәлән: «Тату туганнар таштан койма корганнар», «Туган бар җирдә ярдәм бар» Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән:  «Һичшиксез, Аллаһы (һәрнәрсәне аңлатыр өчен иңдергән кита-бында) гадел булырга, изгелек кылырга һәм (бигрәк тә) якын туганнарга (мохтаҗ булган нәрсәләрен) бирергә (һәм туганлык җепләрен ныгытуны) әмер итә». «Нәхел / Умарта кортлары», 16:90

          Мөгаен, һәркем үз гомерендә якын туганнарыннан башка берәүнең дә аңа ярдәм кулы сузмаячагына инангандыр Шуңа күрә балаларны ба-лалар йортларында, картларны картлар һәм инвалидлар йортларында калдыру модасын онытырга кирәк Туганлык багланышларының өзелүе - зур гөнаһларның берсе Изге Коръән аятьләрен һәм Пәйгамбәребез хәдисләрен түбәндәрәк китерәчәкбез. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәрим китабында болай дип әйтә: «(И, коллар!) Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз. Ата белән анага, (бертуганнар һәм агалар кебек) якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, (нәселдәшлек яки яшәгән урыны җәһәтеннән) якын күршегә, (нәселдәшлеге яки өе) ерак күршегә, (ир-хатын, юлдаш һәм сабакташ кебек) янәшәдәге иптәшләргә, юлда калучыга һәм уң кулыгыз ия бул-ган нәрсәләргә (коллар, җарияләр һәм хезмәтчеләргә) игелек кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһы тәкәббер (булганы өчен туган, кардәш һәм күршеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә тормаган) һәм (өстенлекләрен санаган) мактанчык кешеләрне сөйми». «Нисә / Хатыннар», 4:36

         Аятьтән күренгәнчә, кан кардәшләребез белән генә түгел, дин то-туларына яки тотмауларына карамыйча, туганнарыбыз, күршеләребез, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез белән дә мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакыт үзенең сәхабәләренең хәлләре белән кызыксына, аларны кайгыртып тора иде Элекке заманнарда кешеләр дуслары янына килү өчен чүлне кичкәннәр Бүген исә бу мәсьәлә күпкә җиңеләйтелгән: вакыт булмаса да, кеше белән теләсә кайсы илдә, теләсә кайсы вакытта сөйләшергә мөмкин һәм сөйләшергә генә түгел, үз телефоныңның экраннары аша да күреп аралашырга була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «И, мөселманнар! Туганлык бәйләнешләрен саклагыз, бу - тормышны озынайта һәм ризыкны арттыра», - дип әйткән Шушы изге гамәлне барыбызда эшләргә тырышсак иде.

                                                                                                                                   Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев, Хәсәншәех авылы имам-хатыйбы