Олы Кайбычта мәчет каршында укучы хатын-кызлар өчен “Мәүлид” бәйрәме.

Олы Кайбычта мәчет каршында укучы хатын-кызлар өчен “Мәүлид” бәйрәме.

         Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә якшәмбе мәктәбендә дини белем алучы хатын-кызлар  өчен “Мәүлид” бәйрәме оештырылды. Бәйрәм барышында укучыларга пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазъләр сөйләнде һәм  пәйгамбәребез  тормышына бәйле булган викторина оештырылды. Викторинада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар дини китаплар белән бүләкләнделәр.