Кайбыч районы мәчетләре ярдәмгә килде.

Кайбыч районы мәчетләре ярдәмгә килде.

      3 нче ноябрь көнне Кайбыч районы Федоровский авылында җиде бала тәрбияләүче Анна Артуровна йортында янгын чыгу сәбәпле, йортның түбәсе янгыннан зур зарар күрде. Район җитәкчелеге тиз арада күп балалы гаиләгә ярдәм җыю эшен башлап җибәрде. Күп балалы гаиләгә Кайбыч имамнары да ярдәмгә килергә теләк белдерделәр. Бүген Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин янгыннан зарар күрүче күп балалы гаилә башлыгы Анна Артуровнага мәчетләрдән җыелган 15000.00 сум акчалата ярдәмне тапшырды.