Җомга вәгазе "Һәр мизгел изгелектә."

22 гыйнвар вәгазе,

Җөмәдәл-ахыр аеның 9 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Һәр мизгел изгелектә.

      Бөтен дөньяларны юктан бар кылып, безгә җан иңдереп һәм күп төрле нигъмәтләрен бирүче Аллаһы Тәгаләгә шөкерләр һәм дан-мактаулар булса иде Пәйгамбәрләребезнең соңгысы булган Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелебезнең иң түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез ирешсә иде. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйткән: «[Расүлем! Минем исемнән] Әйт: «Ий Минем иман китергән кол-ларым! Раббыгыздан куркыгыз! Бу дөньяда изге гамәл кылган кешеләр өчен әҗер бар». «Әз-3үмәр / Төркемнәр», 39:10

     Изгелек Шушы сүздә күпме мәгънә һәм күңелгә нур булып үтеп керә торган җылылык Мөгаен, изгелекне бу дөньяда бөтен зат та аңлыйдыр Иман китерүче һәркем изгелек кыларга тиеш Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем үзен изгелектән (башкаларга яхшылык теләүдән, йомшаклыктан) мәхрүм кылса, шул үзен күп изгелекләрдән мәхрүм кы-лыр», - дип әйткән. Намаз, ураза безнең үзебез өчен кылына торган изгелекләр Ә баш­ка кешеләргә карата кылынган изгелек икеләтә сөенечле, чөнки үзебезгә эшләнгән изгелек белән савап алсак, башкаларга изгелек кылуыбыз белән без аларны сөендереп, аларга да изгелеккә юлны күрсәтәбез Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: «Игелек [тәкъвалык] - йөзләрегезне [гыйбадәт вакытында Кодеснең] көнчыгыш яки көнбатыш тарафына юнәлдерүегез [генә] түгел1. Ләкин чын игелек - Аллаһыга, Ахирәт көненә, фәрештәләргә, Китапка һәм пәйгамбәрләргә иман китергән; кадерле булганыннан [мал-мөлкәтне] туганнарына, ятимнәргә, мескеннәргә, юлда калганнарга, теләнчеләргә һәм коллар азат итүгә мал сарыф иткән; [фарыз] намазны укыган, зәкят биргән, вәгъдәләшкән чакта сүзләрендә торган, [фәкыйрьлек кебек] кыенлыкта, [хасталык кебек] авырлыкта һәм [сугышның иң кызган чагындагы кебек] афәтләр вакытында сабыр иткәннәр ул. Әнә шулар - [иманнарына] тугрылыклы кешеләр һәм әнә шулар [яман эшләрдән һәм көферлектән үзләрен саклаган] тәкъвалык ияләре». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:177

      Җир   йөзенә   рәхмәт   буларак   җибәрелгән   сөекле   Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән булган бер вакыйганы искә алыйк. Ул Пәйгамбәребезнең киң күңелле, олы йөрәкле кеше икәненә тагын бер дәлил. Расүлебез Исламга чакыру нияте белән Таиф шәһәренә килгәч, аны ташлар атып куып җибәрәләр Шулвакытта Җәбраил галәйһиссәлам аның янына таулар фәрештәсе белән килә һәм ул: «Ий Аллаһының Расүле! Әгәр син теләсәң, мин бу җирлекне юк итәрмен», - дип әйтә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу сүзләргә: «Юк, алай эшләргә кирәкми Мин бу җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелдем Мин алар нәселеннән изге кешеләр чыгар дип өметләнәм», - дип җавап кайтара. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм изгелек кылу хакында болай дип әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдә дә (барлык очракларда да) изгелекне (башкаларга яхшылык теләүне, йомшаклыкны) сөя».

   Изгелектә Аллаһының рәхмәте, бәрәкәте бар Аны кылгач, ишеткән рәхмәт сүзләребез безгә дога булып бара Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Раббыларына иң рәхмәтле булучылар -кешеләргә (кайсы милләт һәм дин вәкиле булуларына карамастан) иң рәхмәтле булучылар».

     Изгелек - ул каткан йөрәкләргә назлы, язгы Ләйсән яңгыры сыман, күңелләрне җебетә Әгәр тормышыбызның якты булуын теләсәк, изгелек кылыйк Изгелек тормышыбызга нур һәм бәрәкәт алып килер, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте артуына сәбәпче булыр Раббыбыз Коръәндә болай дип әйткән: «Игелек кылган кешеләргә бу дөньяда әҗер бар. Ахирәт йорты исә [дөньяда кулга төшерелгәннәрдән] яхшырак. Тәкъвалык ияләренең йорты [булган җәннәт] нинди яхшы [бер урын]»! «Ән-Нәхл / Бал кортлары», 16:30

     Шунысы да мөһим: ихлас күңелдән, риясыз кылынган изгелек кенә Аллаһы тарафыннан зур дәрәҗәгә ия Әйтик, берәү зур суммадагы акча-лар белән изгелекләр кыла ди, әмма аның күңелендә рия бөртеге була һәм шул сәбәпле бөтен әҗере юкка чыга Ә икенче берәү кечкенә генә гамәлне дә ихлас күңелдән башкара Һәм шул кечкенә гамәл берничә зур гамәлне алыштыра Коръәндә Раббыбыз болай дип әйтә: «Ий иман китерүчеләр! Рөкүгъ кылыгыз, сәҗдә кылыгыз, [бөтен фарызларны үтәп] Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз һәм [нәфел гыйбадәтләр, туганлык җепләрен саклау, күркәм әхлаклы булу кебек] игелек эшләгез. Бәлки, сез уңышка ирешерсез»; «Әл-Хаҗ», 22:77

«Аллаһы аларга һәм [ярдәм, җиңү һәм ганимәт кебек] дөнья са-вабын, һәм күркәм Ахирәт савабын [мәгъфирәт һәм җәннәтне дә] бирде. Аллаһы игелек кылучыларны сөя». «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:148

        Безнең тормышыбызда ялгыш юлда йөреп, кылган изгелеге сәбәпле һидаятькә күнгән кешеләр дә бар Шуңа да изгелек кылучы кешеләргә «Аллаһының рәхмәте булсын» дип әйтергә кирәк Безнең ихлас күңелдән әйткән шушы сүзләребез сәбәпле, Аллаһының рәхмәте белән, бу кешеләр дингә килерләр Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Җирдәгеләргә (кешеләргә, хайваннарга) мәрхәмәтле бул һәм күктәгеләр сиңа карата мәрхәмәтле булырлар», - дип әйткән.

       Изгелекләребезнең азмы яки күпме икәнен белер өчен көн азагын-да үз-үзебезгә хисап бирергә өйрәник Әгәр кеше көн дәвамында кылган изгелекләренең күплеген күрде икән, димәк, бу көнен юкка уздырмаган Әгәр инде начар гамәлләренең күплеген аңласа, димәк, алдагы көннәрен күбрәк изгелекләр кылып уздырырга кирәк. Раббыбыз тормышыбызны изгелек белән бизәп, безгә ике дөньяда да изгеләр сафында булырга насыйп кылсын Әәмин.

Алмаз хәзрәт Галимҗанов,Саба районы имам-мөхтәсибенең

яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе,Сатыш авылы имам-хатыйбы.