Олы Кайбычта халык җыены

          28 нче гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылы мәдният йортында халык җыены булды. Җыенда Районыбызның төрле эш өлкәләре җитәкчеләре ел буе башкарган эшләренә хисап бирде һәм алга таба булган максатларын халыкка җиткерделәр.

        Кайбыч мөхтәсибәтеннән район мөхтәсибе Дамир хәзрәт тә чыгыш ясады һәм район мәчетләрнең, имамнарның эшчәнлеген яктыртып китте. Быел Республикабызда 12 нче апрель  көнне 8 нче имамнар корылтае булачагын һәм әлеге чарада безнең районнан 14 имам катнашачагын хәбәр итте.  Республикабыз тарафыннан игълан ителгән “Татар теле” елына багышлап Олы Кайбыч үзәк мәчетендә 29 нчы гыйнвардан башлап 1-6 класс укучылары өчен яңа төркемнәр оештырылачак һәм ул балаларны укыту белән татар теле укытучысы Алсу Хәмидуллина һәм Илсинә Гайнуллина шөгельләнәчәк. Дәресләр 1-3 класслар өчен һәр җомга 14:30 сәгатьтә ә 4-6 класслар өчен һәр шимбә 15:00 сәгатьтә булачак. Дәресләр барышында балаларга дин нигезләре белән бергә татар теле һәм милли мирасыбызны өйрәнү чаралары булачак. Шулай ук Дамир хәзрәт быел зыйратларда башкарылган эшләргә хисап биреп алга таба куелган максатлар белән дә бүлеште.