Шәкертләр мини футболл уйнады

        Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтендә мәчеткә йөреп, дини белем алучы ир егетләр өчен “Салават күпере” спорткомплексында мини футбол оештырылды. Уенда Югары Кошман, Түбән Кошман, Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч авылыннан килгән егетләр катнашты. Егетләр дүрт командага бүленеп уйнадылар. Беренчелекне Түбән Кошман авылы егетләре яулады, икенче урынны Кошман һәм Олы Кайбычтан торган җыелма команда алды, өченче урынны Иске Чәчкаб авылы егетләре алды, дүртенче урынны Түбән Кошман авылы егетләре алды. Уен барышында судьялыкны Миннуллин Фәнил җитәкләде. Соңра барлык катнашучылар да тәмле пылау белән сыйландалар һәм барлык командаларга да мәчеттән бүләкләр бирелде.

           Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче “Салават күпере” спорткомплексы җитәкчелегенә, судьялыкны алып баручы Миннуллин Фәнилгә, балаларга тәмле ризыклар әзерләп бирүче “Райхан” кафесы җитәкчесе Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына һәм балаларны оештырып килүче имамнарга һәм укытучыларга олы рәхмәтләрен белдерә.