Җомга вәгазе "Рамазанның иң зур бүләге - ураза"

2 апрель вәгазе,

Шәгъбан аеның 20 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Рамазанның иң зур бүләге - ураза

         Галәмнәрнең Раббысы Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы Тәгаләгә хәмедләребезне, олуглауларыбызны һәм шөкераналарыбызны җиткерәбез Аллаһы Тәгаләнең Расүле, хаклыкны җиткерүче, Раббыбызның мостафасы Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм-гә салават, сәламнәр әйтәбез/

      Хөрмәтле җәмәгать, дин кардәшләрем җомга көне мөбәрак булсын! Бу көннең дәрәҗәсен аңлап, аның фазыйләтләренә ирешергә, ошбу Рама­зан аеның да әҗер-савабына, дәрәҗәләренә ирешергә насыйп итсен. Чыннан да, Рамазан ае һәрберебез өчен дә көтеп алынган вакыт, зур нигъмәт, бәрәкәт, сәгадәт һәм шулай ук бүләкләр бирелә торган ай бу-лып тора Калган унбер айның берсен генә дә Рамазан ае белән чагышты-рып булмый Ураза ае - ул тәрбия ае, рухи үсеш ае Аллаһы Тәгалә безгә тәкъвалыкка ирешү өчен шушы айны биргән.

      Бу айда Аллаһы шәйтаннарны богаулап куя һәм шуның белән адәм балаларына гыйбадәт кылу җиңеләя, кеше гөнаһлардан да ансат кына тыела Әлеге айда утыз көн буе уразасын да тотабыз, эшкә дә йөрибез, төнлә тәравих намазларын да укыйбыз Шул рәвешле күбрәк гыйбадәт кылып, ихласлык-күндәмлек күрсәтеп, гөнаһ-хаталарыбыздан котыла-быз, җаннарыбызны пакьлибез, дингә һәм Коръәнгә якынаябыз Ура­за аенда садакаларыбызны, зәкятләребезне түләргә ашыгабыз Шуның белән мохтаҗларны-фәкыйрьләрне сөендерәбез Бу айда Аллаһы Тәгалә җәһәннәмнең капкаларын ябып, җәннәт ишекләрен ача Димәк, күбрәк гыйбадәт кылып, җәннәт әһелләре булу өчен тырышырга тиешбез Уразаның сәламәтлек өчен булган зур нигъмәтен дә әйтергә кирәк Мөселман кешесе өчен Рамазан аеның һәрбер көне һәм төне кадерле.

       Аллаһы Тәгаләнең юмартлыгы һәм рәхмәте ташып торган, безгә бүләк итеп бирелгән бу ай хакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә болай дип әйтелә: «Рамазан - өммәтемнең ае»; «Сезгә Рамазан килде, ул бәрәкәт ае Бу айда Аллаһы сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарыгызны кичерә, кылган догаларыгыз-ны кабул итә Бу айда Аллаһы сезнең изгелек кылуда үзара ярышулары-гызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала Бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калган кеше - бәхетсездер».

«Рамазан ае уразасын ихлас күңел белән һәм савабын бары тик Аллаһыдан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр»;

«Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде»;

«Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр»;

«Ураза тотучыны сөендерә торган ике нәрсә бар Берсе: ифтар вакы-тында авыз ачканда сөенү, икенчесе: Кыямәт көнендә, уразаның савабы-на сөенү»;

«Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында кабул ителә торган догасы бар»;

«Җәннәттә Әр-Райан дигән бер ишек бар Кыямәт көнендә бу ишектән бары тик ураза тотучылар гына керәчәк Аннан ураза тотучы-лардан башка берәү дә керә алмаячак»;

«Ураза - ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан»;

«Чисталык, пакьлек - иманның яртысы, ураза - сабырлыкның яртысы»; «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһы бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә Фарыз (мәҗбүри) гыйбадәт өчен башка ай-ларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфел (өстәмә) гыйбадәт өчен башка айларда кылган фарызның савабын бирә»;

«Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән, яхшы айлар үтте, дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт вәҗиб (тиешле) булыр»;

«Кем дә кем Рамазан аенда ныклы иман һәм әҗер-савапка өмет итеп төнге намаз укыса, аның гөнаһлары кичерелер»;

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Нинди садака иң яхшысы?» - дип соралгач, ул: «Рамазан аенда бирелгән садака», - дип җавап биргән;

«Изге Рамазан ае җитте Аллаһы Тәгалә бу айда безгә ураза тотарга кушты Бу вакытта күк ишекләре ачыла, шәйтаннар богаулана Бу айда шундый көн бар, ул башка мең кичтән дә яхшырак Бу кичтән мәхрүм ка-лучылар - барыннан да мәхрүм калучылар»;

«Рамазан аеның башы - рәхмәт, уртасы - мәгърифәт, ахыры -җәһәннәм газабыннан котылудыр»;

«Ураза тотыгыз - сәламәтлегегезне ныгытырсыз»;

«Тотылган ураза һәм укылган Коръән Хисап көнендә колы өчен шәфәгать сораячак Ураза әйтер: «Йә, Раббым! Мин аңа ашарга һәм нәфес теләкләрен үтәргә комачауладым Минем шәфәгатемне кабул ит!» Коръән әйтер: «Мин аның төнге йокысына комачауладым Минем шәфәгатемне кабул ит!»

«Өч кешенең догасы кабул ителми калмас: дөреслек белән идарә итүче дәүләт башлыгының, авыз ачканда ураза тотучының, кыерсытыл-ган кешенең»;

«Иртәнге шәфәкъка кадәр (сәхәр) ашагыз, монда бәрәкәт бар»; «Ураза тотучыны ашатучы үзе ураза тоткан кебек савап алыр»;

«Ифтар вакытында хөрмә җимеше белән авыз ачыгыз, монда бәрәкәт бар Хөрмә тапмасагыз, су белән ачыгыз, чөнки ул чиста»;

«Кем уразалы була торып та ялганнан, гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк»

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намаз-ларыбызны, кылган изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны кабул итсен, хата-кимчелекләребезне гафу әйләсен Күңелләребездәге изге теләкләребезгә, уй-ниятләребезгә, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп кылсын Ил көннәребезгә иминлек, бәрәкәт ирешсен Аллаһы Тәгалә барчабыздан да разый булсын

Инсаф хәзрәт Ибатуллин, «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы