Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайланды

Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайланды

     Шәгъбан аеның 30-нчы көнендә (12 апрельдә) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы VIII Корылтае узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, РФ һәм ТР Президентлары Аппаратлары вәкилләре, министрлар, эре оешма җитәкчеләре, район һәм шәһәрләр башлыклары, республиканың 1500 имамы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Корылтай беренче тапкыр “Казан Экспо”га җыелды.

          Корылтайның көн тәртибендәге мәсьәләләр булып Татарстан Мөфтиен һәм Баш казыен, шулай ук Мөфтинең беренче урынбасарын сайлау, Нәзарәтнең үткән 4 елда башкарылган эшчәнлегенә йомгак ясау һ.б. торды. Шулай ук делегатлар игътибарына Нәзарәтнең Казыйлар шурасы һәм Үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.

          Корылтайның тагын бер мөһим өлеше – Нәзарәт казанышлары күргәзмәсе булды. Күргәзмә “ӘМАНӘТ” дип аталучы концепция кысаларында төзелде. Корылтайда катнашучыларны шушы сүзне барлыкка китергән зур хәрефләр перспективасы каршы алды. Һәр хәреф мөфтиятнең бер эш юнәлешен чагылдырды:

Әл-Коръәнне өйрәнү

Мәгариф һәм фәнне үстерү

Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү

Нәсихәтләр бурычын үтәү

Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту

Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау.

          Шулай итеп, мөфтиятнең алдагы 4 елда башкарган эшчәнлеген җыеп, шартлы рәвештә “ӘМАНӘТ” сүзе белән атап булыр иде. Күргәзмә әлеге символик фикерне гәүдәләндерә. Аның эчтәлеге белән теләгән һәркем танышты. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны күргәзмә аллеясыннан республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата барды. 

Корылтай эше Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Беренчеләрдән булып делегатлар һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде:

– Мөфтияткә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Диния нәзарәте тарафыннан нинди зур эшләр башкарылганы күренә: күпме китаплар чыккан, халыкны укыту башкарылган... Алда Татарстан күләмендә генә түгел, бөтен Россия күләмендә 2022 ел бик зур тантаналы чара – Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы. Бу эштә безне Президентыбыз В.В.Путин хуплады. Мин уйлыйм: бу эшне без матур итеп бергә башкарып чыгарбыз. Минем тарафтан, хөкүмәт, парламент тарафыннан бөтен планлаштырган эшләребезне бергә-бергә матур итеп эшләрбез. Сезгә һәммәгезгә дә исәнлек, хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Шулай матур итеп очрашырга насыйп булсын, – диде ул.

Соңыннан сүз Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул үз чыгышында үткән 4 ел дәвамында башкарылган эшчәнлеге турында хисап тотты.

             Көн тәртибендәге ТР Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде һәм ул делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды. Камил хәзрәткә 36 яшь, ул – Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, БИА докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе, ТР мөселманнары Диния нәзрәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.

Нәзарәтнең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелде һәм ул шулай ук делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды.

Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары итеп “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды.

Съезд җәмәгать белән намаз укып тәмамланды. 1500 имам Камил хәзрәткә ияреп өйлә намазын башкарды.

        Безнең районнан әлеге чарада 10 имам делегат булып катнашты. Авыру сәбәпле 3 имамыбыз корылтайда катнаша алмады. Шулай ук корылтайда кунак буларак Районыбыз башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы һәм беренче урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы катнашты.

     Әлеге мәгълүмат Татарстан Диния нәзәрате сайтыннан алынды. Корылтай турында тулырак  мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча укырга була. http://dumrt.ru/news/news_25719.html