Җомга вәгазе "Балаларны яклау - аларга яхшы тәрбия бирү"

28нче май вәгазе, Шәүвәл аеның 16нчы көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Балаларны яклау - аларга яхшы тәрбия бирү

            Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак расүле, галәмнәргә рәхмәт була-рак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз ирешсә иде

         Хөрмәтле җәмәгать, дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә адәм бала-сын хөрмәтле һәм шәрәфле итеп яраткан Адәм баласының дәрәҗәсе акыл һәм иман белән бәйле булса, аларның гамәли ягы кешенең әхлагы, тәрбиясе Динебездә «тәрбияле булу» дигәндә - ул дөнья һәм Ахирәт тор-мышында бәхеткә, уңышка алып бара торган яшәү рәвеше күзаллана Чыннан да, тәрбияле кеше үзенә дә, чит кешегә дә, җәмгыятькә дә фай-да, иминлек, тынычлык алып килә Ә тәрбиясезлек, киресенчә, кешенең үзенә авырлык китерә һәм башкаларга да бәла була Аллаһы Тәгалә «Әт-Тәхрим» сүрәсендә болай дип әйтә:  «Ий иман китерүчеләр! [Әмерләрне тотып, тыюлардан тыелып] Үз-үзләрегезне һәм гаиләләрегезне уттан саклагыз». «Әт-Тәхрим / Тыю», 66:6

             Ягъни, үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә дә шәригать хөкемнәрен дөрес итеп өйрәтегез Һәм бу Аллаһы Тәгалә боерган фарыз эшләрдән булып тора. Раббыбыз «Ән-Нәхл» сүрәсендә болай дип әйтә: «Кылган нәрсәләрегез турында, һичшиксез, [Кыямәт көнендә] соралачаксыз». «Ән-Нәхл / Бал кортлары», 16:93

            Гаилә кору, балалар үстерү, аларны тәрбияләү, яхшылыкка яки яманлыкка гадәтләнү - бәндәнең кылган гамәлләреннән санала һәм алар турында Кыямәт көнендә соралачак.

        Әлбәттә, балаларны яклау безнең аларны төрле бәладән саклап, җилкәбез артында гына тоту түгелдер Асыл яклау дөрес тәрбия hәм дөньяда дөрес яшәү гыйлеме бирүдәдер, чөнки без гел алар янында бул-мабыз, ә биргән гыйлемнәребез hәм тәрбия hәрчак янәшәләрендә бу-лыр Тәрбия ана карыныннан алып, гомер буе бара дисәк тә, төп тәрбия бала балигълык яшенә җиткәнче барадыр

         Тәрбия яшьләрен карап үтик: балага карата искә алынган иң бе-ренче яшь аралыгы - 2 яшь. Аллаһы Тәгалә «Әл-Бәкара»сүрәсендә болай дип әйтә: «[Бала] Тудырган хатыннар балаларын тулы ике ел имезергә тиеш...» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:233

          Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә аналарга сабый балаларын имезүне бое-ра Бүгенге көндә, кызганыч, күп аналар мөмкинлекләре була торып та, сабыйларын күкрәк сөтеннән мәхрүм итәләр Әлбәттә, җитди сәбәпләре булганнарга бу кагылмас Сабый өчен иң зур бүләкнең берсе - ана сөтедер Бала шуның белән ныгыр, кирәкле матдәләр алыр Ярату, яклау хисен дә бала ана сөте аша аладыр

      Икенче мөhим яшь 4 яшь буладыр Бу яшьтән балага оят хисе са-лынадыр Әлеге яшьтән гаурәт мәсьәләсен төшендерү кирәктер Ягъни гаурәт өлешләрен күрсәтмәү, башка кешенекенә карамау турында аңлату мөһим Әти-әни баланы юындырганда (хәтта ир баланы ата юындырса да hәм кыз баланы әнисе юындырса да) әти-әнинең эчке кием киеп юы-нуы әдәп hәм оятка беренче дәрес булып торадыр

     Игътибарга лаек булган өченче яшь - 6 яшь Элек-электән халкы-бызда «Алтыдагысы - алтмышта» дигән әйтем булган Тик сүз 6 яшьтә ятлаган шигырьләр турында бармый Асылда, өйдә күргән тәрбия турын­да барадыр Ягъни өендә булган әдәп-әхлакны үз эченә аладыр, чөнки кечкенә чактаа өйрәнгән кагыйдәләр гомер буена истә кала

Дүртенче аралык: 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрдер

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Балаларыгызга җиде яшь тулгач, яныгызга намаз укырга бастырыгыз»

7 яшь тулу белән балаларыбызга 4 мөhим юнәлешне өйрәтү кирәктер Алар:

  1. Рухи мәсьәләләр (иман, намаз, ураза, зәкят, хаҗ, Аллаhыны зи-кер итү, хәләл-харам кебек мәсьәләләр)
  2. Сәламәтлекне, тәнебезне кайгырту
  3. Гыйлем алу Дөньяви гыйлем нигезләрен алудыр
  4. Финанс мәсьәләләре Акча кайдан килүен аңлату Хезмәткә кы-зыксыну уяту

Шушы 4 юнәлеш баланың алдагы тормышында нигез булып торыр Әлбәттә, 7 яшьтән бөтен нәрсәнең асылына төшенеп булмас, ләкин аз-азлап башлау кирәктер.

Болар хакында яшьтән аңлатылмаганга күрә, бик күп аянычлы хәлләр булуы мөмкин Рухи дөньясы тулы булмаган кеше ни өчен ту-уын белмәс Сәламәтлеген кайгыртмаганы чиргә сабышыр Гыйлеме булмаганының тормышы кыенлык эчендә булыр Матди финанс ягын дөрес тотмаганының әҗәттән башы чыкмас Шуның аркасында, тор-мышын үзбелдеге белән яклар Әлбәттә, без - әти-әниләр дә якларбыз, ләкин без вафат булгач та, балаларның үзләренең нигезле нык терәге, яклавы булырга тиеш. Хәдиснең дәвамында 5 нче аралык турында искә алына: «Ә ун яшьләре тулгач, намаз укудан баш тартсалар, җиңелчә сугыгыз», - дип әйтелгән Димәк, 10 яшьлек балага карата катгыйлык күрсәтү тиешледер Сугу дигәндә кыйнау түгел, бәлки орышу тиешледер Сугылган, кыйнал-ган баланың читләшүе, нәфрәте уянуы бар Шуңа күрә сак булу кирәк Үзебез җиткерә алмаган мәлдә, хикмәт иясенә тәрбиягә бирү кирәктер.

        Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Динебездә көчләү юк», - дигән Көчләп укытылган шәкелдә баланың бездән, динебездән читләшүе бик ихтимал Әлбәттә, кайчанга хәтле дәвам итәр икән бу кат-гыйлык дигәндә, ата-ана гомер буе баласына сугып утыра алмас, дияр-без 18-20 яшендә булган үсмер суктырып тормаска да мөмкин Аллаhы сакласын, үз ата-анасына да кул күтәрүе бар Шуңа да туктату балигъ булгач кирәктер, чөнки инде тәрбиянең бездән торганы китә бара Күбрәк дусларга, якын тирәгә иярүе өстенлек ала Халкыбызда электән әйтелгән хикмәт бар: «7 яшенә кадәр бала белән бала була бел, 7 дән алып, балигълык арасында ата була бел Балигълыктан соң дус була бел», - диелгән.

      Киләсе мөhим аралык: балигълыктан алып, 18 яше тулганчыдыр Бу аралык үсмерлек яше (переходной возраст) аралыгыдыр Ул күпчелек ата-ана өчен авыр чор булып тора Бу аралыкта баланың тизрәк үсеп, бәйсез бер иркенлектә буласы киләдер Бөтенесе дә җиңел генә булыр кебек тоелу чоры ул Ата-анага бу вакытта ярдәм итәрдәй гыйлем ияләре кирәктер Бала үзе дә нишләргә кирәген белмәс, әти-әнисеннән дә кай-тып сорарга ояла торган сораулары булыр Шуңа да аларны яхшы киңәш бирерлек кешеләр белән таныштыру мөһим.

        Киләсе чор: 25 яшькә кадәр дәвам итәр 25 яшеннән соң кеше үсеше тукталыр Бу - баш миенең формалашып беткән чорыдыр Шуңа күрә күпчелек балаларда бу яшькә җиткәнче алдан күрүчәнлек тойгысы оеш-маган була Ата-ана бу яшенә кадәр балага: «Нәрсә уйлыйсың син, башың эшләмиме әллә инде, бернинди кызыксынуың юк», - дип, бик күп тап-кырлар әйтсә дә, бала олылар кебек уйлый белми, уйларлык сәләте дә юк Бу яшьтә бала оешып бетмәгән һәм бу ялгышларны төзәтү чорыдыр.

         Бер хикмәтле әтинең вакыйгасын сөйләп китәм 2000 еллар ба-шында 15 яшендә булган малае белән бер ата машина маен алыштыра икән Әти кеше кулланылган майны агызып алгач, иске майны савыты белән машина кырыенда калдыра Үзенең башка эше чыгып, малаена: «Улым, майны салырсың әле», - дип әйтеп китә Яшүсмер, әлбәттә, аны-моны уйламыйча, кулланылган шул иске майны двигательгә кире сала Бераздан әтисе килә дә:

  • Салдыңмы улым? - ди
  • Әйе, әти - дип җавап бирә бала

Әти кеше яңа майның шул килеш торганың күреп, гаҗәпләнеп, улыннан йомшак кына итеп:

  • Улым син кайсысын салдың соң? - дип сорый
  • Син агызганын, - дип җавап кайтара малае

Күпчелек әтиләр бу очракта ачы итеп орышыр иде «Башың кай-да соң синең?! Кеше төсле булмадың», - дип әрләр иде Үз балаларын кыйнаучылар да бар Тик сабыр, түзем ата улының җилкәсеннән кагып, яратып елмаеп:

- Афәрин, улым, майны дөрес урынга салгансың, - дип, баласын үсендерә

Бала да үз чиратында: «Әти, син ул майны ник агыздың соң?» - дип сорый Әти кеше янә елмаеп: «Яңасын салыр өчен», - дип җавап бирә

Тагын бер майны агызу hәм яңасын салу берни тормый Ләкин баланың күңелен төшереп, эштән биздерү яхшы гамәл булмас иде Ул алдагы тормышта үзен булдыксыз итеп тоеп, ялгышса да төзәлергә хакы барлыгы хисен югалтыр иде

Бала чактагы шушындый кечкенә вакыйгалар эш сөю, динебезне сөю хисләренә нигез саладыр Баланың нинди булырга тиешлеген hәрберебез белә, ләкин ул халәткә ни рәвешле җиткерергә итеп тәрбияләр гә икәнен өйрәнмибез Өйдәге диалог та бары тик: «Син тиеш!» - дигән сүз белән чикләнә Тиеш, әмма ничек тиеш булуын аңлату - безнең - ата-аналар өстендәге бурычыдыр

Балаларны сөю, аларның дөрес тәрбияле булулары бездән тора-дыр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Һәр бала фитри иман белән туадыр Тик ата-анасы гына аны яки на-сара, яки яhүди, яки мәҗүси итәдер», - дип әйтелгән Бәлки безгә дә җаваплылыкны үз өстебезгә алып, дөрес тәрбия бирергә вакыттыр За-мана чиренә сылтап, үзебездән торганын үтәмичә берни дә үзгәрмәс

Раббыбыз Аллаhы балаларыбызны, Кыямәткәчә булган киләсе нәселләребезне, иман әhеленнән кылып, кушканнарын үтәүче, тыйга-ныннан тыелучылар белән сөендерсен Әәмин.

Райнур хәзрәт Газизов, Кукмара шәhәре, «Нәсыйхәт» мәчете имам-хатыйбы