Җомга вәгазе "Әйләнә-тирә мохитне саклау"

4нче июнь вәгазе,

Шәүвәл аеның 23 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Әйләнә-тирә мохитне саклау

         Барча галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булсын Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән, динне аңлаткан, өйрәткән, безгә үрнәк булган пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез ирешсен Аллаһы Тәгалә изге җомга көнендә мәчеткә килеп кылган гыйбадәтләребезне кабул кылсын, мәчеткә атлап килгән адымна-рыбыз әҗер-савапларыбыз артуга, гөнаһ-хаталарыбыз кичерелүгә сәбәп булсын Ниндидер җитди сәбәпләр килеп чыгу аркасында гына мәчеткә килеп җитә алмаган мөселман кардәшләребезгә күңелләрендә булган изге ниятләренә, изге теләкләренә карап әҗер-саваплары насыйп булсын Аллаһы Тәгалә безгә вәгазьләнеп, дөнья өчен, Ахирәт өчен файдалы сүз, файдалы фикер аңларга насыйп кылсын.

       Ислам дине - бу дөньяны һәм Ахирәтне дә үз эченә алган камил дин Ислам - дин кушканча яшәгән кешене дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле итә торган диндер Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөньяда яшәгәндә куллан-ма буларак пәйгамбәрләре аркылы китапларын иңдерде Иң соңгы кита-бы - Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә «фикерләгез», «уйлап карамыйсыз-мы?», «акылыгызны эшләтмисезме?» дигән сүзләр белән еш мөрәҗәгать итә Ул бу сүзләрне Коръәндә калган буш урыннарны тутыру өчен әйтми Ә кешеләрне фикерләргә, уйларга, гыйбрәт алырга чакыра Коръәни Кәримнең түбәндәге аятьләрендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «[Әгәр синнән Аллаһы Тәгаләнең берлеге мәсьәләсендәге бәяннарның дөреслеген раслый торган бер дәлил сорасалар, менә аларга күпме дәлил] Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең яратылышында, төн белән көннең бер-бер артлы килүендә, кешеләргә файдалы [азык-төлек, кием-салым һәм ягулык ке-бек] нәрсәләр белән [йөкләнеп] диңгездә йөргән көймәләрдә, Аллаһы күктән яудырган суда һәм [шул сулары белән] үлгәненнән соң җирне терелтүендә, анда хәрәкәт итә алган төрле хайваннар таратуында, җилләрнең [бер яктан бер якка] үзгәрүендә һәм җир белән күк арасында [Аллаһының яудыру әмеренә] буйсындырылган болытларда, [акыл күзе белән карап яхшылап төшенеп, хакыйкатьне] аңлый алган кешеләр өчен, әлбәттә, билгеләр бар». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:164

«Алар [акыл ияләре] аякта торганда да, утырган килеш тә, янтык-ларында килеш тә Аллаһыны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яратылышы турында фикерлиләр: «Ий Раббыбыз! Син моны юкка яратмадың. Син [юкка нәрсә дә булса яратудан һәм юк-бар белән шөгыльләнүдән] пакьсең! Безне Ут газабыннан сакла «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:191

         Аллаһы Тәгалә адәм баласын җиргә хәлифә, башлык итеп урнаш-тырды һәм кешеләргә җирдәге булган нәрсәләрне, файдалансын, куллан-сын, сак лап тотсын өчен, әманәт итеп тапшырды Һәм кеше, үз чиратында, Аллаһы биргән шушы нәрсәләрне җаваплылык тоеп, исраф кылмыйча кул-ланырга тиеш Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Дөнья ма-тур һәм яшел Чынлыкта, Аллаһы сезне анда хәлифә итеп куйды Ул сезнең кылган нарыгызны күрә», - дип әйткән Җирдә кешегә, матур, тыныч яшәү өчен, бө тен мөмкинлекләр тудырылган Ләкин кешенең тирә-юньгә, табигатькә, кошларга, хайваннарга зыян китерергә хакы юк Бернәрсәгә дә зыян китермәү һәм тирә-юньгә файда китерү - Ислам диненең төп кагыйдәләреннән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм походта булган чакта сәхабәләренә агачларны кисмәскә, игеннәрне, кырларны ян-дырмаска кушкан Хәтта дошманныкы булса да бу эшләр тыела Шуңа күрә мөэмин-мөселман бу дөньяда яшәгәндә күбрәк файдалы эшләр эшләргә тырыша, чөнки дөнья - Ахирәтнең кыры Дөньяда нәрсә чәчсәң, Ахирәттә шуны урырсың, ягъни бу дөньяда кылган изге гамәлләре кешенең җәннәткә керүенә сәбәб була ала Шулай ук дөньяда кылган начар гамәлләре кешене җәһәннәмгә кертә ала Шуңа күрә кеше бу дөньяда җаваплылык тоеп, һәр гамәле өчен җавап бирәсен белеп яшәргә тиеш

Мөэмин-мөселман гамәлләре өчен әҗер-савап алуына, шул сәбәпле гөнаһлары кичерелүенә ышана Бер хәдисә болай дип риваять ителә: сәфәрдә барганда бер кешенең бик нык эчәсе килә Ниһаять, ул бер кое-га барып җитә һәм коега төшеп су эчә Менгәч, сусаган һәм әлсерәгән бер этнең кое янында телен салындырып торганын күрә Мин дә шушы эт ке-бек сусаган хәлдә идем дип, аны кызгана, хәленә керә Су алырга бернәрсә дә булмау сәбәпле, аяк киеменә салып, коедан су алып менә һәм шуның белән эткә су эчерә Аллаһы Тәгалә, шушы эткә мәрхәмәтлек күрсәтеп, их-лас кылган шул гамәле өчен, аның гөнаһларын кичерде, диелә Бу хәдистә хайваннарга шәфкатьле, мәрхәмәтле булу хакында әйтелә Читлекләрдә ябып кошлар асрау, хайваннарны вакытында ашатмый-эчертми тору, тарта алмаслык йөк төяү һәм урынсыз кыйнау, тиешсез җирләренә сугу-лар - һәрберсе гөнаһтыр Бу гамәлләр кешенең җәһәннәмгә керүенә сәбәп булырга мөмкин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Бер хатын мәче өчен газап кылынды Ул мәчене ябып тотты, аңа ашарга, эчәргә бирмәде Мәче үзе ризык тапсын дип чыгарып та җибәрмәде, аның ачтан үлүенә сәбәпче булды» Кеше җан ияләренә булган мөнәсәбәте, изге-леге яки начарлыгы өчен генә түгел, хәтта җансыз нәрсәләргә мөнәсәбәте өчен дә савап яки гөнаһ алырга мөмкин Мөэмин-мөселман утырткан агач, үстергән ашлык өчен әҗер-савап аласын аңлый Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Әгәр мөселман агач утыртса яки аш­лык чәчсә, аннары шушыларның җимешләрен кеше, хайван яки кош ашаса, аңа садака булып, изгелек булып языла Хәтта кеше вафат булгач та, дөньяда чагында эшләп калдырган изгелегенең савабы килеп торачак Ягъни, кеше исән чагында башкаларга файда китерә торган нәрсәләр калдырса, үлгәч тә аңа саваплары килеп торачак Кеше исән чагында җәмгыятькә файдалы гамәлләр эшләп калдырса, башкакешеләр шул әйберне кулланганда, үлгән кешегә саваплары барып торачак Мәсәлән, кеше исән вакытында бер җимеш агачы утыртып калдырган булса, шул агачның җимешләрен берәр кеше, хәтта берәр кош яки хайван ашаса да, үлгән кешегә савабы барып торачак Чишмә, кое казытса, төзекләндерсә, шул эшләрдә ярдәм итеп, үзеннән күпмедер өлеш кертсә, шул чишмәдән, коедан кулланганда, аның суын эчкәндә, ярдәм иткән кешеләргә саваплар барып торачак Елга аша чыгарга күпер салдырса, шул эштә ярдәм итсә, шул күпердән йөргәндә, кулланганда бу изгелектә сәбәпче булган кешеләргә саваплар күчеп торачак Берәү мәчет, мәдрәсә төзергә ярдәм итсә, шунда белем алганда, на­маз укыганда, шул эштә сәбәпче булган барча кешеләргә саваплар үлгәч тә гамәл дәфтәрләренә күчеп барачак Бу дөньяда кешеләргә файдалы бул­ган нәрсә генә эшләсәк тә, моның файдаларын күрәчәкбез, савапларына ирешәчәкбез, иншәАллаһ Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ахырзаман җиткән очракта да, кешеләрне файдалы эшләр эшләп калырга өндәгән Аллаһының Расүле болай дип әйткән: «Әгәр Кыямәт көне башланса, сезнең кулыгызда агач үсентесе булса, аны утыртсын, аның өчен дә әҗер-савап алыр» Бу эшеңне ташла да, дога кыл яки намаз укы, дип әйтми, ә агачны утыртырга куша Мөхтәрәм җәмәгать, уйлап карасак, чын-лыкта, ул агачның җимеше инде булмаячак, ул үсә алмаячак, чөнки дөнья бетәчәк Ләкин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Утырт, аның өчен дә савап алырсың», - дип әйтергә теләгән Моннан кеше нинди генә яхшылык эшләсә дә, аның өчен савап алачак икәнлеге аңлашыла.

       Мөселман кешесе табигатьне саклый, аны пычратмаска тырыша Та-бигатьне чүпләрдән чистарта, чөнки ул гамәле дә аны савапка, җәннәткә илткән изгелек икәнен тоя Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хакта болай дип әйткән: «Юлда кешеләргә комачаулаган таш-ны, агачны алып куйса, ул садака була» Икенче бер хәдистә: «Комачаула­ган нәрсәне юлдан алып куйган өчен, Аллаһы Тәгалә шул кешегә рәхмәт әйтте һәм гөнаһларын кичерде», - дип әйтелә.

       Мөэмин-мөселман бөтен кылган изге гамәле белән үзенә җәннәтне кәсеп итә Тагын бер хәдистә: «Эшләп, арып йокларга ятучының гөнаһлары кичерелә», - дип әйтелә Әлбәттә, хәләл хезмәттә эшләүче икәнен истә тотарга кирәк Шулай булганда гына динебезгә туры килер Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бервакытны бер сәхабәнең каралып, яры-лып беткән кулларын тотып: «Бу кул иясе җәһәннәмгә кермәс», - дип әйткән Җәһәннәмгә кермәгәч, ул җәннәткә керә дигән сүз була, чөнки ике генә урын бар: җәннәт яки җәһәннәм Аның куллары намаз укудан, дога кылудан түгел, ә эш эшләүдән каралган, ярылган бит Аның тырышып эшләве, гамәл кылуы җәннәткә керүгә сәбәп була ала Әлбәттә, мөхтәрәм дин кардәшләрем, кеше нинди генә изге гамәлләр эшләсә дә, иң беренче чиратта, Аллаһы хакын үтәү кирәк Аллаһының кушканнарын үтәү, тый-ганнарыннан тыелып яшәү тиешле Биш вакыт намазларыбызны үтәп, Аллаһы Тәгалә кушканча дөрес итеп яшәсәк, нинди генә эш-гамәл кыл-сак та, саваплы гыйбадәттән китәчәк, дип ышанырга була Аллаһы Тәгалә Үзенә буйсынып, табигатьне саклап, җирдәге хайваннарга һәм кошларга, агачларга да мәрхәмәтле булып яшәүне насыйп итсен Дөнья тормышын яхшыртуга өлешебезне кертеп яшәүчеләрдән кылсын Файдалы гамәлләр кылып, шуларның хәерле нәтиҗәләрен, савапларын бу дөньяда да һәм Ахирәттә дә күреп сөенергә насыйп итсен Мәчетебездә күрешкән кебек җәннәтләрдә дә шулай күрешергә, бер-берләребезне күреп шатланырга насыйп кылсын Әәмин

Рифат хәзрәт Ибраһимов, Кукмара районының

Зур Сәрдек авылы имам-хатыйбы,

Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме