Җомга вәгазе "Туган илне яратуның әһәмияте."

18нче июнь вәгазе Зөлкагъдә аеның 18 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Туган илне яратуның әһәмияте.

      Адәм баласына иксез-чиксез нигъмәтләр биреп, бер генә мизгелгә дә Үз рәхмәтеннән ташламаучы, ата-анабызга караганда да җитмеш мәртәбә ныграк яратучы Аллаһы Раббыбызга дан вә мактаулар булсын Барча галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелмеш булган, калебләребезнең табибы һәм нуры булып торучы пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелләребезнең иң түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде.

        Безнең калебебезне Хак Тәгалә шундый киң, матур һәм тирән итеп яраткан Шуңа да без бөтен дөньяны яратырга мөмкинбез Раббыбыз безгә, иң беренче чиратта, Аны, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне, ата-анабызны, күрше, туганнарыбызны һәм кардәшләребезне яратырга куша Шулай ук һәр кеше үз йортын, туган җирен, илен ярата Әйе, җир йөзендә безне Раббыбыз төрле милләт, төрле тел, төрле тән төсләре белән халык кылды Әмма шуңа да кара-мастан, без - кешеләр, ягъни адәм балалары Ә инде Аллаһының соңгы Расүленә ышанып, аны пәйгамбәр итеп таныган һәр кеше мөселман була Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръәни Кәрим нәрсә әйтә соң? Аллаһы Тәгалә Коръәндә бик күп аятьләрдә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә төрле милләт, дин, тел, тән төсе кешеләренә ка­рата татулык, яхшылык, ярдәм күрсәтү хакында хәбәр ителә Мәсәлән, Коръәни Кәримнең «Әр-Рум» сүрәсенең 22 нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Күкләрне һәм җирне яратуы да, телләрегезнең һәм төсләрегез-нең төрлелеге дә - Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда [Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы] белгәннәр өчен билгеләр бар». «Әр-Рум / Румлылар», 30:22

         Без кайсы милләт, кайсы тән төсе, кайсы җирдә тууны сайлап ала ал-мыйбыз Аллаһы Тәгалә безгә кайсы җирдә дөньяга килүне насыйп кылса, шул җирдә туып, шөкер итеп, изгелек кылып яшәргә тиешбез Һәр кеше туган илен чын күңелдән яратып, ихластан туган илен, телен, милләтен, диненең кыйммәтләрен саклауда үз өлешен кертергә тиеш Кайвакыт диннең асылын аңлап бетермәгән кешеләр: «Исламда милләтләр, илләргә бүлү юк», - дип әйтә Әгәр без тарихка күз салсак, төрле милләт вәкилләре Ислам динен кабул иткәч, берсе дә үз милләтеннән, туган җиреннән баш тартмаган Ә киресенчә, үз телләрендә китаплар язганнар Туган илне яклау, саклау, ярату ул олы йөрәкле, зирәк зиһенле кешегә генә бирелә Зур галимнәрнең язмаларына карасак, анда без динне саклауда милләт һәм гореф-гадәтнең никадәр мөһим булуын күрәбез, чөнки әгәр бер милләтнең туган җире булмаса, милләт кыйммәтләре дә юкка чыга Ә инде милләте һәм кыйммәтләре юкка чыккан халыкның дине дә юкка чыга.

          Әгәр җирлегебезнең тарихына карасак, төрле милләт, раса вәкилләре кылган күп батырлыклар хакында белә алабыз Безнең мөселман дине вәкилләрен генә алсак та, таң калырлык батыр гамәлләр бар, чөнки ту­ган йортын, якыннарын, туып үскән җирен саклау һәр мөселманның зур бурычы булып тора Аллаһы Тәгалә җир йөзендә безләрне бер хуҗа итеп билгеләде Шушы җирдә кан коймыйча, изгелек кылып, күркәм холык һәм әдәп белән яшәргә әмер итте Без туган илгә ярату белән карарга, ту-ган якны онытмыйча яшәргә тиеш, чөнки нәкъ менә шушы җирдә без бе-ренче мәртәбә аваз салганбыз, без нең беренче сәҗдәләребез дә - шушы җирдә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә Мәккә шәһәрен бик сагына торган булган Ничек кенә булмасын, нинди генә булмасын, туган якка булган мәхәббәт хисе йөрәккә бик тирәнгә кереп утыра.

        Туган якны ярату бик мөһим, чөнки күңеле мәхәббәткә, изгелеккә ачык булган, кыйммәтләрне аңлый белгән кеше генә бәхетле була ала Бер-беребезгә - мәхәббәт, хөрмәт, ә туган якка ярату белән карыйк Шул очракта гына без зур дәрәҗәгә ирешә алабыз Үзебез яшәгән җир өчен без үзебез җаваплы Шушы җаваплылыкны сизеп, Аллаһы ризалыгына ире-шерлек итеп яшәсәк иде Әәмин.

Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Саба районы имам-мөхтәсибенең

яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе,Сатыш авылы имам хатыйбы.