Җомга вәгазе "Харам матдәләрне куллануның зыяны"

Зөлкагъдә аеның 15 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Харам матдәләрне куллануның зыяны

       Галәмнәрне юктан бар итеп, аларны Үзенең хикмәте белән тәрбияләп торучы, безне, шушы дөньяга төрле сынаулар белән сыналыр өчен, җибәргән Аллаһы Тәгаләгә дан-мактауларыбыз булса иде Шул сы-науларны дөрес итеп үтәргә өйрәтер өчен җибәрелгән, мөэминнәрне җәннәт белән сөендергән, имансыз һәм монафикъларны җәһәннәм белән кисәткән Аллаһының Расүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез булса иде. Аллаһы Тәгалә Ислам динен, Шәригатьне безгә акны карадан, хәләл-не харамнан аерыр өчен җибәрде Бүгенге вәгазебез харам матдәләрне куллануның зыяны турында булачак Ә нәрсә соң ул хәләл? Һәм нәрсә ул харам?

         Кызганычка, безнең тирәлектә бу сүзләрнең мәгънәләре бик кыска формада гына таралган Харам дип әйткәч, иң беренче, ризык күз алды-на килә Ризыктан да фәкать дуңгыз ите һәм эчемлекләрдән исә спиртлы эчемлекләр генә ярамый, дип уйлый халык Ләкин бу төшенчеләр бик зур мәгънәгә ия. Мал суйганда, тиешле кагыйдәләр үтәлмәгән булса, бу ит тә кулла-ныр өчен харам була ала Мөселман кешесе хайванны чалган вакытта: «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр», - дип әйтә икән, ягъни Аллаһы Тәгалә риза-лыгын өмет итеп, Аның исеме белән чала икән, бу ит хәләл була Коръәндә Аллаһы Раббыбыз болай дип әйтә: «[Расүлем!] Әйт: «Үләксә, йә [чалынган чакта сиптереп] аккан кан, йә дуңгыз ите, чынлыкта, ул - бер нәҗес; йә [ялгышлык белән түгел, ә белә торып] Аллаһыдан башка берәүнең исеме телгә алынган [булганлыктан] бер шакшыдан тыш, [Коръәндә] миңа вәхи ителгәннәр арасында [ир белән хатынга аермыйча] ашау-чы өчен, ашавы харам кылынган бернәрсә дә тапмыйм». Әмма [шуның белән бергә] кем дә кем [үзе кебек авыр хәлдә калган берәүгә ташланып] бозыклык кылмыйча һәм [үлмәслек кадәр генә ашау яраган] чикне ашмыйча, [югарыда тыелулары турын-да әйтелгәннәрдән нәрсәне дә ашарга] мәҗбүр булса, һичшиксез, синең Раббың бит - [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле». «Әл-Әнгам / Терлек», 6:145

Ислам динебездә барлык тыелган нәрсәләр «харам» дигән термин белән атала Барлык тыюлар Изге Коръән һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте - исламның чыганакларында язылган ачык һәм бәхәссез дәлилләргә нигезләнгән Харам сүзе кешенең эшен, ашау-эчүен, хәтта сөйләшүен дә үз эченә ала

Мөселманнар өчен нәрсә харам булып санала? Коръәндә Аллаһы Раббыбыз болай дип әйтә: «[Чалмыйча җаны чыккан] Үләксә, [хайванны чалган чакта агып чыккан] кан, дуңгыз ите, Аллаһыдан башкасы өчен [яисә, җаны чыкканчы өлгереп, Ислам кушканча] чалынганнардан тыш, бу-ылган [һәм үлгән], [таш, агач кебек әйберләр белән] кыйналган [һәм үлгән], [биектән яки кое кебек бер җиргә] егылып төшкән [һәм үлгән], [башка бер хайван тарафыннан] сөзелгән [һәм үлгән], ерткыч хайван ашап, [җаны чыкканчы өлгереп] чалын-ганнан тыш, [табыныла торган] тораташлар [һәм потлар өчен корбан китерелә торган урыннарда] бугазланганнар һәм фал уклары белән багучылык итүегез сезгә харам кылынды. Бу [ха-рамнардан файдалануыгыз] - бер гөнаһкярлык». «Әл-Маидә / Табын», 5:3

Шулай итеп, мөселманнарга үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһы исеме белән суелмаган мал-туар, буып яки башка хайван тарафыннан үтерелгән хайван, югары электр көчәнеше, каты сугу яки биектән егылып төшү сәбәпле үлгән хайван, ерткыч хайваннар һәм ерткыч кошлар ите - харам

Кеше шундый сорау бирергә мөмкин: ни өчен Аллаһы Тәгалә шушы әйберләрне безгә харам кылды? Җавабы шушы булачак: Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрдә кешеләр өчен бик күп зыян бар

Беренчесе, Аллаһы тыйган һәрнәрсә сәламәтлегебезгә зыян китерә Аллаһы Коръәндә болай дип әйтә: «Ул аларны [иман һәм гыйбадәтләр кебек] яхшылыкка өнди, [көферлек һәм гөнаһлар кебек]  начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне [Аллаһы исеме белән чалынган хайваннарны һәм нәҗес булмаган бөтен ризыкны] аларга хәләл итә, [кан, үләксә һәм риба кебек матди һәм рухи] кабахәт нәрсәләрне исә аларга харам кыла, авыр йөкләрен һәм моңарчы өсләрендә [муенна-рына салынган] булган богауларны [авыр җаваплылыкларны] алардан ала». «Әл-Әгъраф / Киртәләр», 7:157

Харам дип, бары тик ярамаган ит ризыклары гына түгел, ә гомумән алганда, кеше организмына зыян сала торган барлык төр ризыклар-ны да атарга кирәк, чөнки хәзерге заман галимнәре дуңгыз итенең һәм мөселманча чалынмаган итләрнең составында зыянлы матдәләр барлы-гын фәнни яктан да ачыкладылар Шуңа күрә хәләл дигәч тә, без кеше сәламәтлегенә зыян салмый торган барлык төр ризыкларны да күз алдын-да тотарга тиеш Икенчесе, харам матдәләрне куллану гыйбадәтебезгә зыян китерә Бер хәдистә Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кешенең карынына харам керсә, 40 көн буе кылган догасы кабул булмас» Уйлап карагыз, җәмәгать, мисал өчен, әгәр дә бер мөселман кешесе харам казылык ашаса һәм аннары Аллаһы Тәгаләгә ял-варып дога кылса, Аллаһы Тәгалә ошбу бәндәнең догасын кабул итмәс Бу - бик куркыныч хәл, шуңа күрә безгә бик игътибарлы булырга кирәк: без нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез, бу хәләл әйберме яисә хараммы? Һәрберебез үзенә шундый сорау бирергә тиеш

Өченчесе, харам ризык ашау һәм куллану нәселебезгә зыян китерә Әгәр балабызга харам ризыклар ашатып үстерсәк, аның ихласлыгы да зәгыйфь булачак Харам кергән карын авыру була, йөкле чакта харам ашаган ананың баласына начар тәэсир күчә Шуның өчен дә гаилә коргач, ир кешенең иң беренче бурычы - гаиләсен хәләл ризык белән тәэмин итү Хәләл ризык ашау - Аллаһы Тәгалә кушканны үтәү, ягъни гыйбадәткә тиң гамәл Шуның хакта бер гыйбрәтле кыйсса сөйлисем килә. VI гасырда бер Мөбарәк исемле изге кеше яшәгән Ул шушы зама-нындагы бөек патшаның колы булган Һәм бер көнне шушы патша төш күргән: аның янына бер фәрештә килеп: «Әй, патша, үз кызыңны шушы Мөбарәккә кияүгә бир», - дип әйткән Патша уянгач шаккатып: «Ничек инде мин үземнең кызымны шушы колга бирим?» - дип әйткән Тагын йокыга киткәч, шушы фәрештәнең тавышын кабат ишеткән Аннары тагын бер мәртәбә шул тавышны ишеткәч, үзенең кызын шул Мөбарәк исемле тәкъва егеткә кияүгә биргән Ике ай үткәч, ул кызы янына барып гаилә хәлләре хакында сораштырган Кызы әтисенә болай дип җавап биргән: «Барысы дә әйбәт, ләкин менә бер ай инде ул төннәрен минем яныма килми» Патша Мөбарәктән ни өчен төннәрен ул аның кызы янына килмәвен сораган Мөбарәк аңа болай дип җавап кайтарган: «Сез - пат­ша, сезгә бик күп бүләкләр һәм төрле ризыклар бирәләр һәм чынлыкта, бу ризыкларда шөбһәле әйберләр дә бар Һәм сез шушы шөбһәле әйберләр белән үзегезнең кызыгызны ашаткансыз Ә мин, чистарыныр өчен, аңа 40 көн хәләл ризык ашаттым, чөнки мин үз нәселемнең тәкъвалы булуын телим Һәм шушы гаиләдә мәшһүр галим, факиһ һәм хәдис белгече Габ-дулла бине Мөбарәк туган Шуңа күрә, газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләдән хәләл тормыш сорыйк Аллаһы Тәгалә шушы сөйләгәннәрдән файда алып, тормышыбызда фәкать хәләл ризык, хәләл кәсеп кенә булып, харамнан тыелып яшәүне насыйп кылса иде

Айназ Зарипов, ТҖ МДНнең «Хәләл» стандарт комитеты белгече