Җомга вәгазе "Изгелеккә чакыруның фазыйләте."

2 июль вәгазе Зөлкагъдә аеның

 22 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел.

Изгелеккә чакыруның фазыйләте.

             Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир[1]рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн. Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбаракә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак Расүле, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә, сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Әлеге вәгазебез изгелеккә чакыруның фазыйләтенә багышлана.

          Изгелеккә чакыручының төп бурычы: үз тирәсендәге кешеләрне туры юлга, ягъни дин юлына чакыру, башка төрле әйткәндә, күркәм әхлакый тәрбия бирү, кешеләрдә яхшы сыйфатларны тәрбияләү. Шушы сүздән аңлашыла ки, имамның җәмгыятьтәге урыны бик зур. Күз алдыгызга китерегез, әгәр дә балалар бакчасында балалар була торып, тәрбияче булмаса, мәктәп була торып, укытучылары булмаса, университет, институт була торып, остазлары булмаса, ул биналардан үзләренә һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр чыгарга мөмкинме?! Әлбәттә, юк. Шуның кебек, үзенең төп ролен җиренә җиткереп үти торган имамнар булмаса, рухи тәрбиядән өлешсез калган нәселләр һәлак булачаклар, көтүчесез калган көтү кебек таркалачаклар. Тәндә барлыкка килгән авырулардан котылырга ярдәмен күрсәткән табиб кирәк булган кебек, кешедә булган кайбер кимчелекләрдән котылырга яхшы сыйфатларны үзләштерергә юл күрсәткән имамнар да, һичшиксез, кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйт.

             “Арагызда [дини һәм дөньяви] хәергә [файдалы эшләргә] чакыра, яхшы гамәлләрне [кылуны] әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар – уңышка ирешүчеләр”.«Әл Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:104

             Изгелеккә чакыру, кемне дә булса тәрбияләү иң әһәмиятле саваплы һәм файдалы эшләрдән санала. Раббыбыз Аллаһы болай дип әйтә: “[Кешеләрнең эшләре күп булган вакытка туры килгән] Икенде намазы вакыты белән ант итәмен. Һичшиксез, кешеләр зарарда [чөнки гомерләрен Ахирәттә һич кенә дә файда китермәячәк бозык теләкләрен канәгатьләндерүгә сарыф итәләр]. Бары иман китергән, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган һәм бер-берләрен хакка өндәгән һәм бер берләрен сабырлыкка өндәгән кешеләр булмасалар гына”. «Әл-Гаср / Икенде вакыты», 103.

             Әлеге аятьтән аңлашылганча, изгелеккә чакыручы кешеләр гомерләрен әрәм итми, заяга үткәрми. Алар күркәм нәсыйхәтләре, хәерле сүзләре белән кешеләргә ике дөнья бәхетенә ирешүдә ярдәм итә. Бу рәвешле эш итүче кешенең Аллаһы каршында дәрәҗәсе арта, ул хисапсыз савапларга ирешә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Һидаятькә чакыручы, үзенә иярүче кешеләр саны кадәр савапка ия булыр. Әмма моңа карамастан, иярүче кешеләрнең дә савабы бер дә кимемәс”, – дип әйткән. Димәк, никадәр күп кешене һидаять юлына чакыра алсак, аларның дингә керүенә сәбәпче булсак, шулкадәр үзебез өчен дә яхшырак булачак. ИншәАллаһ. Кешеләргә хәерле сүз сөйләп, аларны вәгазьләүче, нәсыйхәтләүче кешенең сүзләре бик тә күркәм. Бу хакта Коръәндә болай дип әйтелгән:

                 “Сүз белән [азан укып һәм вәгазь-нәсыйхәт кылып, кешеләрне] Аллаһыга дәгъват итүче һәм [Аллаһы хозурында кабул ителә торган] изге гамәл кылган һәм: «Һичшиксез, мин мөселманнардан», – диючедән дә күркәмрәк [сүзле] кем бар? Яхшылык белән явызлык тиң түгел. Син [кайбер дошманнарыңнан күргән явыз мөгамәләне күрмәмешкә салышып, яхшылык белән җавап кайтару белән түгел, явызлык кылганга игелек кылу кебек] иң яхшы мөгамәлә белән кайтар, шулвакыт сиңа дошман булган кеше гүяки шәфкатьле бер дус [булыр]. Әмма бу [шәрәфле сыйфат] сабыр иткән кешеләргә генә бирелер. Бу зур бер насыйп иясе булганнарга гына бирелер”. «Фуссыйләт / Аңлатылды», 41:33-35

          Шулай ук Раббыбыз болай дип әйткән: “[Расүлем! Хикмәт белән һәм күркәм үгет белән Раббыңның юлына дәгъват ит. Һәм алар белән иң яхшы булган юл белән бәхәсләш. Һичшиксез, синең Раббың кем Аның юлыннан язганын яхшырак белә, һәм Ул һидаятькә ирешүчеләрне дә яхшырак белә”. «Ән-Нәхл / Бал кортлары», 16:125

           Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Әгәр дә берәрегез начарлык күрсә – кулы белән туктатсын, кулы белән дә туктата алмаса – теле белән, теле белән дә туктата алмаса – калебе белән ризалашмасын, әмма калеб белән генә ризалашмау иманныңِِ иң зәгыйфь дәрәҗәсе”. Шунысын да белик җәмәгать: без бары сәбәп кылучылар гына. Күңелләргә салучы – Аллаһы. Әмма әгәр безнең тырышлыклар берәүнең тугры юлга килүенә сәбәпче булса, без хисапсыз әҗер-савапларга ия булачакбыз. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр Аллаһы Тәгаләнең берәүне һидаятькә күндерүендә синең катнашың булса, бу синең өчен дөнья һәм анда булган бар нәрсәләргә караганда да хәерлерәк”, – дип әйткән. Аллаһы Тәгалә безне изгелеккә чакыручы кешеләрдән кылып, үзебезнең дә күңелләребез изгелектә булуны, ике дөнья бәхетенә ирешүне насыйп кылса иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев,

 “Саләх” мәчете имам-хатыйб