Имамнар җыены

      6 июль көнне Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышның төп максаты мәхәлләләрдә Корбан гәетенә әзерлек чаралары күрү һәм халыкка бәйрәмнең төгәл вакытларын җиткерү. Быел Корбан гәете 20 нче июль көнне иртәнге 4:00 сәгатьтә башлана. Барлык мөселман кардшәләребезне дә олуг бәйрәмгә чакырып калабыз.

        Шулай ук имамнар быел балалар өчен оештырыла торган җәйге укуларга да әзерлек чараларыын карап уздылар. Быел балалар өчен җәйге укулар 21 июльдән 1 августка кадәр дәвам итәчәк. 1 нче август көнне балалар өчен Олы Кайбыч сабан туе мәйданында бәйрәм дә булачак. Әлеге эшләрне башкару өчен Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән шәкертләр дә киләчәк.

        21 нче июль көнне мәктәп яшендәге балаларны райноыбызның мәчтләрендә иртәнге 10:00 сәгатькә беренче оештыру дәресләренә көтеп калабыз.