Җомга вәгазе "Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре"

9 нчы июль вәгазе,

Зөлкагъдә аеның 29 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре

       Раббыбыз яраткан колларын, изге гамәлләрен арттыра алсын өчен, үзенчәлекле көннәр белән бүләкли Алар бу көннәрдә Аллаһыга якынайта торган гамәлләрне кылып калырга омтыла Бу вакытны дөрес кулланып, аны заяга үткәрмәгән кеше бәхеткә ирешә. Зөлхиҗҗә аеның ун  көне дә үзенчәлекле  көннәр  булып тора Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, изге гамәлләргә өндәп, әлеге көннәрнең бу дөньядагы иң хәерле көннәр булуын әйткән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә бу ун көн белән ант иткән, димәк, бу көннәр бик олуг.

           Югарыда искә алынганнар, Ахирәт тормышыбызны тиешле дәрә-җәдә каршы алып, изге гамәлләр туплау өчен, тырышлык күрсәтүгә ча-кыра Бу көннәрнең фазыйләтен һәм бу вакытта ниләр эшләү хәерлерәк икәнен карап үтик Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгына ирешә алуыбыз өчен, файдасын күрүне насыйп итсен.

Бу көннәрне ни рәвешле каршы алырга соң?

1 Ихластан тәүбә кылып:

       Мөэмин кеше ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһы Тәгаләгә кайтуы-на ныклап ниятләр кылырга тиеш Тәүбә кылу - мөэминнең бу дөньядагы һәм Ахирәт тормышындагы котылуы ул Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Ий мөэминнәр! Барчагыз бергә Аллаһыга тәүбә итегез! Бәлки, сез [ике җиһан бәхетенә ия булып] уңышка ирешерсез». «Ән-Нур», 24:31

2       Бу көннәрне заяга үткәрмәү карарына килеп:

        Мөселман кешесе бу көннәрне изге гамәлләр һәм сүзләр белән бизәргә омтыла Берәр кеше шулай ниятләсә, аңа Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр һәм изге гамәлләр юлын җиңеләйтер Аллаһы Тәгалә Үзенә карата ихласлы булганнарга карата вәгъдәсендә тора Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: «Безнең өчен тырышлык күрсәткән кешеләрне Без [җәннәткә илтәчәк] юлларыбызга һидаять итәчәкбез». «Әл-Ганкәбут / Үрмәкүч», 29:69

3 Гөнаһлардан ерагаерга тырышып:

        Гыйбадәт кылу - Раббыбызга якынайта, ә гөнаһлар Аннан ерагай-та, Рәхмәтеннән мәхрүм итә Әгәр гөнаһларыбызның гафу ителүен һәм җәһәннәмнән котылуыбызны телибез икән, зөлхиҗҗә аенда һәм калган вакытта да гөнаһлар кылудан ерак булыйк Үзенең нәрсә теләгәнен белүче кеше, максатына ирешер өчен, бар көчен кулланачак

Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре:

1 Аллаһы Тәгалә бу көннәр белән ант итте.

      Әгәр Раббыбыз нәрсә белән дә булса ант итә икән, әлеге нәрсәләр олуг була, чөнки Раббыбыз бары тик бөек нәрсәләр белән генә ант итә Раббыбыз болай дип әйтә: «[Иртән агарып килгән] Таң белән ант итәмен! [Зөлхиҗҗәнең башындагы] Ун төн белән дә [ант итәмен]!» «Әл-Фәҗр / Таң», 89:1-2 Ун төн - зөлхиҗҗә аеның ун көне ул Коръәни Кәримне тәфсир кы-лучы галимнәрнең күпчелеге шундый фикердә Моның хаклыгын үзенең тәфсирендә Ибне Кәсир дә раслый

2  Бу көннәр Аллаһы Тәгаләне зикер кылу өчен билгеләнгән
Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «...билгеле көннәрдә Аллаһының исемен искә алсыннар». «Әл-Хаҗ», 22:28

Галимнәрнең күпчелеге (алар арасында Ибне Гомәр һәм Ибне Габ-бас радыяллаһу ганһүмә дә бар) «билгеле көннәрнең» зөлхиҗҗә аеның ун көне булуы хакында әйткән

3   Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге көннәрнең бу
дөньяда иң хәерле көннәр булуына шаһитлык китергәню 
Җәбир радыяллаһу ганһедән тапшырыла, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Бу дөньядагы иң хәерле көннәр -ул зөлхиҗҗә аеның ун көне» Аннан: «Бу көннәрдә гыйбадәт кылучыларга тиңнәр бармы?» - дип сораганнар Ул: «Аллаһы юлында мәрхүм булучы-дан, ягъни шәһит булып китүчедән тыш, Аллаһы юлында булучылар ара­сында аларга тиңнәр юк», - дип әйткән 

4  Бу көннәр арасында Гарәфә көне дә бар

Гарәфә көне - олы хаҗның иң бөек көне ул Ул - гөнаһлардан, ут га-забыннан котылу көне Зөлхиҗҗә аеның ун көне олуг булып саналсын өчен, Гарәфә көне генә дә җитәр иде

5  Бу көннәрдә корбан чалына

       Галимнәр әйтүенчә, корбан чалу көне - Расүлебез сөннәтенең иң хәерле көне Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Аллаһы алдында иң хәерле көн - ул корбан чалу көне «Йәүм Нәһри» һәм аннан соң килгән «Йәүм әл-Карри» көне»1 «Йәүм әл-Карри» - бу Кәгъбәтулланы тәваф кылганнан һәм корбан чалганнан соң, хаҗиларның Мина үзәнлегендә тукталган көннәре ул

6 Бу көннәрдә гыйбадәтнең иң мөһим төрләре башкарыла

Әл-Хафиз бине Хәҗәр «Әл-Фәтх» китабында болай дип язган: «Зөл-хиҗҗә аеның аерылып торуының сәбәбе: иң әһәмиятле гыйбадәтләрнең: намаз, ураза, садака, хаҗның бергә җыелуында Башка көннәрдә мондый хәлне күзәтеп булмый» Зөлхиҗҗә ае ункөнлеге гамәлләренең фазыйләте: Ибне Габбас радыяллаһу ганһедән риваять кылына, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Аллаһы өчен зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылган гамәлләрдән дә сөеклерәк гамәл юк (һәм олуграк әҗер-савап юк)» Аннан: «Хәтта Аллаһы юлында тырышлык күрсәтүдән дә сөеклерәкме?» - дип сораганнар Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Хәтта Аллаһы юлында тырышлык күрсәтүдән дә сөеклерәк Үзенең го-мерен һәм малын куркыныч астына куеп, моннан бернәрсәсез кайткан кешедән кала», - дип җавап кайтарган.

           Габдулла бине Гомәр радыяллаһу ганһедән риваять ителә: «Мин Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында идем һәм аннан гамәлләр турында сорадым Ул: «Аллаһы Тәгалә өчен бу ун көндә кылган изге гамәлләрдән дә сөеклерәк гамәлләр юк», - дип әйтте Сәхабәләр: «Хәтта Аллаһы юлында тырышлык куюдан да сөеклерәкме», - дип сорадылар Ул: «Хәтта Аллаһы юлында тырышлык куюдан да Аллаһы юлына чыгып, гомерен биргән кешене санамаган очракта», - дип әйтте.

       Бу ике хәдис, калганнары кебек, әлеге айларда кылган гамәлләрнең фазыйләтен ассызыклый Бу көннәрдә изге гамәлләр кылучының Аллаһы юлында тырышлык куеп кайтучыдан да хәерлерәк булуы аңлашыла. Зөлхиҗҗә аеның ун көнендә мөстәхәб булган гамәлләр Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлеге Аллаһының рәхмәте, бүләге һәм изге гамәлләр кылу өчен мөмкинлек булып тора Гыйбадәтләрне арттырыр өчен, булды-ра алганча ныграк тырышлык күрсәтергә кирәк Элеккеге тәкъва ияләре өч ункөнлекне бөекли торган булган: Рамазан аеның соңгы ун көнен, зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнен һәм мөхәррам аеның беренче ун көнен Нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?

1  Хаҗ һәм гомрә йолаларын башкаруга

      Болар бу көннәрдә башкарырга мөмкин булган иң хәерле гамәлләр Раббыбыз тарафыннан Үзенең Йортына килү һәм гомрә кылу мөмкинлеге бирелгән кешенең бүләге җәннәт булыр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гомрә кылу моңа кадәр кылынган гомрәдән соң булган гөнаһларны юк итә Ә дөрес итеп кылынган хаҗ өчен җәннәткә керү насыйп булачак», - дип әйткән.Кабул кылынган хаҗ - риядан, гөнаһлардан, начар сүзләрдән, абруй казану теләгеннән ерак булып, олуг нигъмәтләр һәм әҗер-саваплар белән тулы булган хаҗ ул.

2  Ураза

Ураза - бу көннәрдәге иң хәерле гамәлләрнең берсе ул Раббыбыз аны Үзе белән бәйләп, болай дип әйткән: «Адәм баласының барлык гамәлләре дә, ураза тотудан кала, аның үзе өчен Уразаны ул Минем өчен тота һәм аның әҗерен Мин бирәчәкмен»Пәйгамбәрбез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Гарәфә көнен ураза тоту белән аерып алды һәм бу көндә ураза тоту әһәмиятен аңлатты Ул болай дип әйткән: «Аллаһы ризалыгы өчен тотылган Гарәфә көне уразасын Раббыбыз үткән һәм киләсе елның гөнаһларының гафу ителүе өчен кылачак» Имам Ән-Нәвави рахимәһуллаһи үзенең китабында зөлхиҗҗә аеның ун көнендәге уразаны гаять кирәкле эш дип тәкъдим иткән һәм болай дип әйткән: «Бу көннәрдәге ураза мөстәхәб гамәл булып тора»

3  Намаз

        Намаз - иң олуг гамәл Бу көннәрдә җәмәгать намазларын вакытын-да укырга тырышыгыз Мөселман кешесе Аллаһыга якынайта торган әлеге һәм мөстәхәб булган намазларының санын арттырыр Кодси хәдистә бо­лай дип әйтелгән: «Минем колым, Мин аны ярата башлаганчыга кадәр, мөстәхәб булган гамәлләрне кылып, Миңа якынаюдан туктамый»2

4  Тәкбир, тәһлил, тәхмид сүзләрен күпләп әйтү

        Ибне Гомәр радыяллаһу ганһе Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен риваять иткән: «Аллаһы Тәгалә өчен зөлхиҗҗә аеның ун көнендә кылган изге гамәлләрдән дә сөеклерәк гамәлләр юк Бу көннәрдә күбрәк тәкбир, тәһлил һәм тәхмид әйтегез»3

Имам Әл-Бохари тапшыра: Ибне Гомәр һәм Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһүмә зөлхиҗҗә аеның ункөнлегендә «Аллаһү әкбәр» сүзләре белән базарга чыга торган булганнар һәм кешеләр дә алар артыннан кабатла-ган Бу көннәрнең барысында да Ибне Гомәр радыяллаһу ганһе Мина җирлегендә намаздан соң, йокы алдыннан, үзенең чатырында, җыелыш һәм йөреш вакытында тәкбир әйткән

5  Садака

      Бу хәерле гамәлне дә әлеге көннәрдә ешрак башкарырга кирәк Раб­быбыз садака таратуга чакыра Ул болай дип әйткән: «Ий иман китерүчеләр! Ни сәүдә, ни шәфәгать [һәм арадаш-чылык мөмкинлеге] булмаган Көн килмәс борын, Без сезне ризык ландырган нәрсәләрдән [кайберләрен зәкят итеп хәерле юлларда] сарыф итегез». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:254

       Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Садака байлыкны киметми», - дип әйткән. Гомумән, Коръән уку, аңа өйрәтү, истигъфар, әти-әнигә яхшылык кылу, туганлык җепләрен саклау, кунакларны сыйлау, кешеләрне дус-лаштыру, изге гамәлләр кылуга чакыру һәм начар гамәлләр кылудан тыю, телне һәм җенес әгъзаларын начарлыктан тыю, күршеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, гаиләне тәэмин итү, мөселман кардәшләребезгә бу-лышу, күп итеп салават әйтү, ятимнәрне кайгырту, барлык мөселманнар өчен дога кылу кебек изге гамәлләрне кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә зөлхиҗҗә аенда кылган изге гамәлләребезне кабул итсен.

Мөхәммәд хәзрәт Хөсәенов, Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы имамы