Бәйрәм вәгазе "Корбан гаете вәгазе"

20 нче июль вәгазе, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Корбан гаете вәгазе.

     Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн, әммә бәгъд: барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз, хәмде-сәналәребез галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә һәм дә салават-шәрифләребез Аның сөекле хәбибе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән, мөселманнарга һидаять юлын күрсәткән Мөхәммәд Мос-тафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булса иде Аның әһле-бәйтенә, сәхабәләренә, табигыйн һәм тәбге-табигыйннәргә, галим-голәмәләргә, имамнарга, остазларга, шәехләргә, ислам юлында булган бәндәләргә Аллаһының рәхмәте һәм мәгъфирәте ирешсә иде Безгә тәүфыйк-истикамәттә булып, киләчәктә дә шөкеранә һәм изгелек кылучылардан булырга Аллаһы Раббым насыйп итсә иде.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Мөселманнар бүген бөтен ислам дөньясы мәчетләрендә Гыйдүл-Әдха - Корбан бәйрәме көнен билгеләп үтә Шушы күркәм бәйрәм көнендә күбрәк дога кылып, рәхмәт-шөкерләребезне әйтсәк иде, Раббыбыздан бер-беребезгә изгелек теләп, мәгъфирәт сорасак иде.

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга ты-нычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.

Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын, чалган кор-баннарыбыз бәрабәренә, Аллаһы Тәгалә безгә Кыямәт көнендә Сират күпереннән яшен тизлеге белән үтәргә насыйп итсә иде!

Корбан - Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әмер иткән әҗер-саваплы, Раббыбыздан бүләк буларак иңгән олуг гыйбадәт Әлеге гыйбадәт вәҗиб (тиешле) гамәл булып санала Бу чиксез нигъмәтләре белән куандырып торган Раббыбызга шөкераналар кылып, итагать итү билгесе.

Матди яктан тиешле нисабы булган теләсә кайсы мөселман кешесе корбан чалу йоласын үтәргә тиеш Ул - Корбан бәйрәме көннәрендә (10, 11, 12 нче зөлхиҗҗә) хайванны чалу белән башкарыла Белүебезчә, аңа хәтле чалынган корбан гади ит булып саналыр.

«Корбан» Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә, Аның ризалыгына, хай­ванны (кәҗә, сарык, тәкә, сыер, үгез, буйвол яки дөя) бугазлап, якынаю (әжер-саваплы эш) дигән мәгънәне аңлата Корбанга сайланган хайван нинди сыйфатта һәм ничә яшьтә, нинди рәвештә булырга тиешлеген, бу йоланы кемнәргә башкарырга кирәклеген безгә шәригатебез аңлата.

Кайбер кешеләр корбанны: «Бу корбанны мәрхүм әти-әнием өчен чалам», - дип ниятли Онытмыйк: корбан бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә башкарыла, ләкин әҗер-савабын мәрхүм «әти-әнигә»дә багыш-лап була, Раббыбызның рәхмәте киң Иң мөһиме ихласлык белән Аллаһы Тәгалә рызалыгы өчен булсын Шулай ук үзеңнең гаиләң исеменнән баш-карганнан соң, башка кеше өчен дә бугазларга рөхсәт ителә Коръәни. Кәримдә Раббыбыз болай дип боера:«[Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал [да, корбан итләрен юксылларга тарат]».«Кәүсәр», 108:2.

Аяти кәримәдә: «Раббың өчен корбан чал», - дип китерелә Гали бине Әби Талиб Расүли Әкрамнең әлеге хәдисен риваять итә: «Аллаһы Тәгалә Үзеннән башкага корбан чалган кешегә ләгънәт кылды!».

Мәшһүр хәдистә Расүли Әкрам Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең гамәли сөннәте китерелә: ул үзе һәм бөтен мөселманнар исеменнән берәр корбан чалган иде Корбан чалган вакытта: «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр (Аллаһының исеме белән, йә Аллаһы) Бу корбанны Мөхәммәдтән, аның гаиләсеннән һәм аның өммәтеннән кабул ит», - дип әйтте Шуннан соң ул ике корбан чалды».Теләгән кешегә шәригать ике корбан чалырга да рөхсәт итә: ихлас-лык белән үз исеменнән һәм башкалар исеменнән дә башкара ала.

Хәзрәти Гали радыяллаһу ганһе ике корбан чалып, шуның берсен Аллаһы Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә багышлый торган була Моның сәбәбен сораганнарга: «Аллаһы Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Үзең исән чакта, минем өчен дә корбан чал», - дип васыять әйтеп калдырды Аның бу васыятенә бервакытта да хилафлык китермәм», - дип җавап биргән.

Шушы хәдисләр безгә түбәндәгеләр өчен дәлил булып тора:

  1. Корбан бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә бугазлана;
  2. өстәмә сарыкны чалу, яки башка хайванны корбан китерүнең әҗер-савабын мәрхүм «әти-әнигә» дә багышлап була, Раббыбызның рәхмәте киң.

Гает намазыннан соң, гадәттә, без корбан чалырга ашыгабыз, ләкин корбан чалган вакытта да үзебезнең мөселман икәнлегебезне онытмасак иде, сабырлык белән бәйрәм көнендә башка бәндәләрнең дә хакларына кермәсәк, бәйрәмне бәйрәм итеп үткәрсәк иде

Иң мөһиме - Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү, корбанның хикмәтенә ирешү Коръәни Кәримдә Раббыбыз болай дип әйтә: «Аларның итләре дә, каннары да Аллаһыга ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә».«Хаҗ», 22:37

Тәкъвалык - калебтә, тәкъвалык - Аллаһы Тәгаләдән курку, Аның кушкан әмерен үтәү, үзеңне эчке яктан тәрбияләү һәм яхшыр-ту Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә радыяллаһу ганһә хәбәр иткән: «Гаиләдә ничә кеше булуга карамастан, гаилә исеменнән бер корбан чалсаң да була» Безгә йөкләнгән бер корбан чалу - тиешле (вәҗиб) булып тора, икенчесе – нәфел.

        Корбан бәйрәменең нигез-тарихы Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһумәссәлам белән бәйле Бу вакыйгада зур гыйбрәт бар: беренчедән, нинди генә авыр боерык булмасын - Раббыбызның әмеренә буйсынырга кирәк; икенчедән, кешенең җаны, калган мәхлүкъларга караганда, Раббы­быз хозурында күпкә өстенрәк; өченчесе, авырлыктан соң, җиңеллек килә; дүртенчесе, шәйтан вәсвәсәсенә бирелмәсәк, дөньяви ва ахирәви бәхет-рәхәткә ирешә алырбыз; бишенчесе: әти белән баланың мөгамәләсе һ б.

           Корбан бәйрәменең хикмәте бары тик гает намазы һәм корбан чалу белән генә чикләнми Корбан - ул:

  1. Бәйрәмдә очрашып, туганлык жепләрен ныгыту;
  2. Халыкка ярдәм күрсәтү (фәкыйрь-мескеннәргә, мохтаҗларга кор­бан итен тарату, саранлыктан саклану);
  3. Корбан чалу аркылы Раббысының әмерен үтәү, итагать кылу;
  4. Бәйрәмнәрнең иң олысы, пәйгамбәрләрдән килгән бәйрәм, аны саклап, башкаларга җиткерү;
  5. Корбан чалу аркылы Раббысының ризалыгына ирешү мөмкинлеге;
  6. Корбан сәбәпле Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкеранә белдерү;
  7. Корбан - гөнаһлардан пакьләнү

Тирә-яктагы дусларыбызга карасак, күпме кеше дөньядан бәрзах (кабер) тормышына күчеп китте Алар арасында мәчет салучылар, хаҗ кылучылар, корбан чалучылар, садака-зәкят биреп, намаз укучылар бул-са, сөенербез Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне кабул итсен, бөек җәннәтләренә керүне насыйп итсен Ләкин араларында намаз уку авыр эш булып күренгән кешеләр дә бар иде Яки аны шәйтан кыен бер эш итеп күрсәтте: «Намазның тәртибен дә белмисең, син мәчеткә йөр-мә», - дип, икенче берсенә: «Әле сиңа монда килергә иртәрәк, картайгач, яки эчүеңне ташлагач барырсың», - дип вәсвәсә кыла иде

Мөхтәрәм җәмәгать! Үлем - ул хак, Аллаһы - хак, җәннәт, җәһәннәм - хак Изгелектә бер-беребезгә ярдәм күрсәтик Үзебез белән бары тик эшләгән изгелекне генә ала алабыз, башкасы кала.

Мөхтәрәм җәмәгать! Мөмкинлеге була торып та, кеше намаз укыма-са яки корбан чалмаса, зур гөнаһлы булыр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем дә кем (Корбан чалырга) мөмкинлеге була торып, корбан чалмаса, безнең намаз укый торган җиргә якын килмәсен», - дип әйткән.

Корбан чалганда, тәртипне сакларга кирәк Хәдисләр җыентыгында Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе риваять итә: «Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер көнне мөгезле, таза ике сарыкны корбан итеп чалды Ул, сарыкны суйганда, аягы белән сарыкның сыртына басып: «Бисмилләһи Аллаһү әкбәр», - дип суйганын күрдем».

Өстәмә дога кылып, корбан чалуны җиренә җиткереп башкарсак, Аллаһының бәрәкәте иңәр Хәдис җыентыкларының берсендә Әбү Да-выд радыяллаһу ганһедән түбәндәге риваять килә: Җәбир бине Габдулла радыяллаһу ганһе исемле сәхабәдән хәбәр ителә: «Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ике мөгезле, ак төстәге, печелгән тәкәне корбан итеп чалды Ул, аларны чалырга дип яткыргач, түбәндәге сүзләрне әйтте:

«Инни вәҗҗәһтү вәҗһиилил-ләзии фәтарас-сәмәәвәәти вәл әрдъ галәә милләти Ибраһиимә хәниифәә вә мәә әнә мин әл-мүшрикиин. Иннә саләәтии вә нүсүүкии вә мәхъиәәиә вә мәмәәтии лилләәһи Раббил гааләмиин. Ләә шәриикәләһ. Вә бизәәликә үмиртү вә әнәә әүввәлүл-мүслимиин».

Мәгънәсе: «Дөреслектә, мин йөземне, Аллаһыга тиңдәш кылмый-ча, Ибраһим пәйгамбәр динендә булган килеш, күкләрне, җирне бар-лыкка китергән Затка юнәлттем Һәм мин Аллаһыга тиңдәш кылучы-лардан түгел Дөреслектә, минем намазым да, корбаным да, тормышым һәм үлемем дә дөньяларның Раббысы - Аллаһы өчен Аның тиңдәше юк Мөселманнардан булган хәлдә, миңа шуны эшләү әмер ителде Йә Аллаһы! Бу (корбан) Синнән (килгән ризык иде) һәм ул Синең өчен Мөхәммәдтән һәм аның өммәтеннән (чалына) Аллаһының исеме белән Ул Аллаһы - иң бөек» Соңыннан ул аларны чалды».

Хәзер безнең янәшәдә бәйрәм намазында төрле шәһәр, илләр, хәтта төрле континентлардан килгән мөселманнар катнаша Тышкы аермабыз тел, тән төсе һ б булса да, без бер-беребезне ихластан сәламлибез һәм бер Аллаһыга итагать итеп гыйбадәт кылабыз Ислам безнең йөрәкләрне берләштерде һәм барлык мөселманнарны бер-берсенә карата дин-кардәшләр итте Киләчәктә дә дус яшик.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, татарстанлылар! Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын! Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөфтие