Җомга вәгазе "Калеб катылыгы"

23 нче июль вәгазе,

Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Калеб катылыгы

          Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәм әдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн Әлхәмдү лилләәһи раббил гааләмиин.

Галәмнәрнең бердәнбер Раббысы булган, барлык мәхлүкъларның Яратучысына, җирләрнең һәм күкләрнең Хуҗасына хәмед-сәналәребез булсын.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар, әгәр ул тәкъва булса, кешенең бөтен тәне тәкъва булыр Әгәр ул бозылса, бөтен тән бозылыр Һәм бу -йодрыктан да кечкенә булган йөрәк”.

Адәм баласының күңелендә нәрсә булса, тормышында, яшәү рәвешендә дә шул була Тышкы кыяфәтебез белән барыбыз да бер төсле, әмма калебләребез һәм йөрәкләребез белән бер-берләребездән аерылып торабыз “Йөрәге, бәгыре каты” дигән сүзне барыбызның да ишеткәне бардыр Болай дип әйләнә-тирәдәгеләргә начарлык кылучы, “изгелек” дигән төшенчәне белмәүче кешеләр турында әйтәләр Иң яманы шул: бу кешеләр үзләренең хаксыз булуын танымый, аларга никадәр генә аңлатырга тырышсалар да, моның нәтиҗәсе юк, чөнки бу кешеләргә шәйтан барлык начар гамәлләрне матур итеп күрсәтә Болар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:“... ләкин бәгырьләре катты һәм алар кылган [начар] нәрсәне шәйтан аларга бизәде”.«Әл-Әнгам / Терлек», 6:43.

Киләсе аятьтә Аллаһы Тәгалә күңелләрне таш белән чагыштыра Коръәндә болай дип әйтелгән:“... күңелләрегез таш кебек катты яки тагы да катырак булды”.«Әл-Бәкара / Сыер», 2:74.

Галимнәр бу дөньядагы иң каты әйберне атаган Бу тимер дә, таш та түгел Бу - иман китермәгән, Аллаһыны танымаган кешенең йөрәге Бу сүзләр хакында төптән уйласак, үзебез дә аңларбыз Чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләрен күрмәүче, ишетмәүче, алар өчен рәхмәтле була белмәүче кешенең йөрәге нинди булырга тиеш икән соң?! Бу дөньяга яратылганнан бирле үзебезнең Аллаһының рәхмәте белән тереклек итүебезне тоябыз Ул теләмәсә, хәтта сулыш та ала алмас идек Әмма көчсез адәм баласы һаман тәкәбберләнеп, нәфесенә ияреп яши, Раббысын танымый, Аңа итагать итми, гөнаһлы гамәлләрдән арынмый Моның сәбәбе - калеб катылыгы Димәк, ул нәсыйхәтләнә, гыйбрәт ала, хакыйкатьне күрә алмый Бар нәрсәдән дә катырак кеше йөрәге генә була ала.

Ә мәрхәмәт тулы йөрәкнең ачык мисалы - ул, әлбәттә, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Гайшә радыяллаһу ганһә болай дип сөйләгән: “Берьюлы Расүлебез оныклары Хәсән белән Хөсәенне үпкәнен бер кеше күреп торып: “Йә, Расүлуллаһ, минем дә балаларым бар Әмма мин аларны үпмим”, - диде Пәйгамбәребез аңа: “Аллаһы синең йөрәгеңнән мәрхәмәт хисләрен алгач, мин нәрсә эшли алыйм?” - дип җавап бирде.

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе риваять иткән хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Иң начар йөрәкләр шулдыр, алардан Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтлелекне алган һәм бу йөрәкләр иң катылар”.

Йөрәкнең каты булуы, кешенең мәрхәмәтлелек хисләреннән мәхрүм калуы, иң беренче чиратта, кешенең үзе өчен авыр Бәлки ул күпмедер вакыт аны сизмәс тә яки игътибар бирмичә яши алыр, әмма вакытлар уз-ганнан соң каты калеб үзен сиздерәчәк Бу кеше күңелендә бушлык хасил булуы, бернәрсәнең дә ямен тоя алмавы белән билгеләнәчәк Бу бик авыр халәт Бу кеше өчен газап Мәлик бине Динар рахимәһуллаһи: “Кеше өчен йөрәге катыланудан да куркынычрак җәза юк”, - дип әйткән.

Әгәр кеше үзенең калебенең каты булуын тоя яки моны тануда аңа кемдер ярдәм итә икән, алга таба ни рәвешле эш итәргә соң? Моны дәвалау юллары бармы? Дәвалау дип әйтүебезнең сәбәбе шунда: без каты йөрәкле булуны бер чир кебек күрәбез Иң баштан ул бу кешенең янәшәдәгеләренә генә зыян салса, күпмедер вакыт үтү белән бу адәм баласының үзенең дә тормышын авырайта.

Расүлебез кеше калебен чистартсын өчен бик күп нәсыйхәтләр биргән Ул бер хәдисендә: “Дөреслектә, тимер тутыккан кебек, йөрәкләр дә тутыга”, - дип әйткән Расүлебездән: “Йә, Аллаһының Расүле, ә аны нәрсә чистарта?” - дип сораганнар Ул: “Үлемне еш искә алу һәм Коръән уку”, - дип җавап биргән Тагын бер хәдистә: “Җеназа намазында еш кат-нашу”, - дип әйткән.

Хәтта диннән ерак булган кешеләр дә, җеназаны күреп, үзгәрәләр, дөнья тормышы турында уйланалар Шуңа күрә җеназа намазларында катнашу, каберләрне зиярат кылу, еш Коръән уку һәм үлемне искә алу кешенең йөрәген үзгәртә, аңа тәэсир ясый.

Димәк, үлемне искә алу, Коръәни Кәримне уку һәм җеназа намазла-рында катнашу кешенең калебен йомшарта, бу гамәлләрне һәрдаим кы-лучы кешенең калебе катыланмый.

Йөрәкнең дәваланганын күрсәтә торган билгеләрнең берсе - ул күз яшьләре Бер тәкъва иясеннән болар хакында соралгач: “Бердәнбер дәлил - ул Коръән укыганда, нәрсәне дә булса искә төшергәндә йөрәк чисталы-гыннан, йомшаклыгыннан килгән күз яшьләре”, - дип әйткән.

Чыннан да, елау кешегә җиңеллек китерә Күренекле татар мәгърифәтчесе, зыялы Каюм Насыйри: “Китап укып елый алганның күңелендә булмый каралык!” - дип язып калдырган Йөрәге йомшак, күңеле чиста булган кешедә башка мәхлүкъларга карата мәрхәмәт, кызга-ну хисләре була, ул гафиллектән, битарафлыктан ерак.

Кешенең калебе катылануының тагын бер сәбәбе - дини вазифа-ларны үтәмәве, бу калебләрне гафиллеккә китерә Имам Әт-Тирмизи рахимәһуллаһи Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип әйткәнен риваять иткән: “Хакыйкатьтә, Аллаһыдан иң ерак булу-чы кешеләр - ул калебләре каты булучылар” Аннан сәбәбен сораган-нар Һәм ул: “Алар харам ризыкны күп куллана һәм хәләл булганнарын да исраф кыла”, - дип әйткән Димәк, Аллаһыдан, Аның сүзләреннән, фәрманнарыннан ерак булучы кешеләрнең калебләре катылана Алар Коръәнне дә, Раббыбызның әйткәннәрен дә танымый Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә:“Әгәр дә Без бу [кадәрле әһәмиятле мәсьәләләрне эченә алган] Коръәнне бер тауга иңдергән [һәм аңа да сезгә биргән кебек акыл биргән] булсак, син аны Аллаһыдан куркудан буйсынган хәлдә яргаланганын күрер идең”.«Әл-Хәшр / Җыен», 59:21.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән йөрәк тутыгуның сәбәбе турында сораганнар Расүлебез йөрәкнең гафләттә булуының ике сәбәбе барлыгын әйткән - ул кешенең бу дөньяны яратуы һәм үлемне яратмавы Әйе, берәү дә үлемне яратмый, аннан курка, билгеле Әмма үлем хак Үлем - ул бетү, юкка чыгу түгел Гәрчә, Аллаһыга, үлгәннән соң терелүгә, Ахирәт көненә ышанмаган кешеләр шулай уйласа да Үлем -бер халәттән икенчесенә күчү ул Ягъни безнең җаныбыз бу дөньядагы тормышын калдырып, икенче дөньяга күчә Ә аннан соң үз юлын дәвам итә Һәм бу дөньяда ничек яшәвенә карап, Ахирәт тормышында йә хәерле урынга, йә куркыныч урынга килеп ирешә.

Менә шулар хакында уйлануыбыз, шул рәвешле фикерләп, үлемгә әзерләнүебез тиешле Ничек кенә яратмасак та, көннәрдән бер көнне үлем киләчәк Аннан берәүнең дә котылып калганы юк Үлемне зикер итеп, аңа әзерләнеп яшәсәк, беренчедән әзерлекле кеше булырбыз, икенчедән ка-леб катылыгыннан котылырбыз, иншәАллаһ.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән йөрәкнең гафләттә булуының сәбәбен сораганнар Һәм ул әлеге аятьне укыган: “Юк! [Бу бозык бәндәнең сүзе һич дөрес түгел!] Кылган [на-чар] нәрсәләре [һәм рәттән эшләгән гөнаһлары] аларның йөрәкләрен [мәгънәви бер] тутык белән каплаган”. «Әл-Мутаффифин / Киметеп үлчәүчеләр», 83:14.

Кешенең калебе катыланганын ул үзе дә сизми, аны гыйбадәт кы-луда ялкаулык баса башлый Мәсәлән, Коръәннең бер генә битен булса да уку ике-өч минут вакытны ала Әмма без шуңа да вакытыбызны кызга-набыз Шул ук вакытта буш сүз сөйләргә, вакытыбызны әрәмгә үткәрергә мөмкинбез Бу йөрәкнең каты, гафил булуын белдерә торган галәмәт. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм көненә йөз мәртәбә: “Йәә мүкаллибәл кулүүби сәббит кальбии галәә дииникә”, ягъни: “Йә, калебләрне әйләндерүче, минем калебемне Синең динеңдә нык ит”, -дип әйтә торган булган Ягъни Аллаһыга калебләребезне динебездә ны-гытуын сорап дога кылу мөһим.

Галимнәрнең тагын бер киңәше - нәсыйхәтләр бирелә торган мәҗлесләрдә еш булу. Нәкъ менә шундый мәҗлесләрдә ихласлылык ту-рында сөйләнә, биредә без үзебезнең кимчелекләребез хакында уйлана-быз, рухи яктан чистарынабыз.

Чыннан да, Аллаһыны искә алу, харамнардан тыелу, ятимнәрнең башын сыйпау, кешеләрне ашату, галимнәр белән аралашу, җеназа на-мазларында катнашу, зиратларда булу - калебләрне төзекләндерә тор­ган чаралар булып тора Кайбер калебләргә һәрвакыт искә төшереп тору кирәк Шуңа да без калебләребезгә битараф булмаска, тәнебезне сәламәтләндереп, кайгыртып торган кебек, калебләребезне дә йомшар-тып, борчулары булса, аннан арындырып торырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә күңелләрбезгә йомшаклык, миһербан-шәфкать, мәрхәмәт хисләре салып, динебезне башкаларга күркәм яктан күрсәтүдә безгә ярдәм итсә иде Һәрнәрсәдән гыйбрәт алып, нәсыйхәтләнеп, Раббыбызның ризалыгына ирешергә булышса иде Калебләребезне гафләттән, битарафлыктан, катыланудан арындырса иде Аллаһы Раббы-быз динебезне дөрес аңлап, башкаларга да аңлатуда өлеш кертүебездә ярдәм итсә иде Әәмин

“Хозур” редакциясе