Колангы авылы мәхәлләсендә корбан ашы

          26 нчы июль көнне Колангы авылы мәхәлләсендә корбан ашы оештырылды. Чарада Кайбыч районы хакимият башлыгы Альберт Рахматуллин, район имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Колангы авыл советы рәисе Фидаил Нигмәтҗанов,  Колангы авылы мәхәлләсе һәм чакырылган кунаклар катнашты. Аш барышында Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде һәм әлеге чараны оештыручы иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.