Олы Кайбыч мәхәлләсендә Корбан ашы

Олы Кайбыч мәхәлләсендә Корбан ашы

          30 нчы июль көнне Олы Кайбыч авылы мәхәлләсендә Корбан ашы оештырылды. Чарада Кайбыч районы хакимият башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы, район имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Олы Кайбыч авылы мәхәлләсе, хатын- кызлар һәм укучы балалар да катнашты. Аш барышында Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде һәм быел Олы Кайбыч зыйратында чистарту эшләрен алып баручы алты волонтер егеткә (Адиятуллин Әмир, Гайнуллин Аяз, Гыйниятуллин Ибраһим, Салахутдиновн Ильяс, Шарипов Әмир, Якупов Ильназ) рәхмәт сүзләре җиткрелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чараны оештыручы иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм догалар кылынды. Олы Кайбычта бәйрәм өстәленең барлык чыгымнарын да Таһир һәм Гөлия Мотыгуллиннар гаиләсе күтәрде. Ашка Корбан итләре Мотыйгуллин Таһир, Сираҗиев Илшат, Фирнат Лотфуллиннар гаиләсеннән тапшырылган иде.