Шәкертләр "Сабан туе"  2021

                                                                                    Шәкертләр "Сабан туе"  2021

      01 нче август көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада җәйге каникулларда рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә 21-31 июль көннәрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, “Наз” хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Фирдәбаевна һәм администрация вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәкләр ваттылар, йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр һәм мәхәллә исеме өчен аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне Олы Кайбыч авылы балалары, икенче урынны Түбән Кошман авылы, өченче урынны Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне Олы Кайбыч авылы кызлары, икенче урынны Борындык авылы кызлары, өченче урынны Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен җептән уенычыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

     Быел Кайбыч районының унбер мәхәлләсендә Борындык, Шүшермә, Колангы, Имәнле-Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында  рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 186 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар һәм мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән, килгән алты шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Югары Кошман авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, Кайбыч районы администрация башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына,  Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына, Гыйбадуллин Айдар Альберт улына, Галлямов Мөкатдәс Мөхәммәдгариф улына  олы рәхмәтләрен белдерә. Шулай ук оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузучы Кайбыч районы мәдәният йортына, имамнарга, укытучыларга,  һәм шәкертләргә дә олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.