Җомга вәгазе "Ислам - тынычлык дине"

17 нче сентябрь вәгазе,

Сафәр аеның 10 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Ислам - тынычлык дине

        Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн Әмма бәгъде: барча мактауларыбыз галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә булса иде Һәм дә салават-шәрифләребез Аның хәбибе Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булса иде Хөрмәтле дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

       Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, без даими рәвештә Аллаһы Тәгаләгә хәмед-сәналәребезне әйтәбез Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, аның сөекле Расүле Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребезне җиткерәбез

      Аллаһы Тәгалә Үзенең сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә болай дип әйтте: «[Расүлем!] Без сине [җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп] бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек». «Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:107

         Бу аять - Исламның тынычлык дине булуына меңләгән дәлилләрнең берсе: динебезне пычратырга, аны үзенең мәкерле максатларында кулла-нырга теләүчеләргә Аллаһы Сүзләре белән җавап Адәм баласы әллә нин-ди бормалы җөмләләр төзи, шигырьләр уйлап чыгара ала, әмма аларның берсе дә Раббыбыз әйткәннән өстен булмас Аллаһы Тәгалә пәйгамбәренә нинди бурыч билгеләгәнен Үзе аңлатып бирә Әлеге аятьтә: «Рәхмәт итеп җибәрдек», - дип әйтә Ләгънәт, михнәт, җәза итеп түгел Рәхмәт итеп! Пәйгамбәр Җир шарына рәхмәт итеп, ягъни рәхим-шәфкать таратучы итеп җибәрелгән икән, димәк, аның аркылы иңдерелгән дин дә игелек дине булып чыга Игътибар итегез: искә алынган шушы аятьтә «Мөселманнар өчен рәхмәт итеп», - диелми, ә, «Бөтен галәмнәр өчен рәхмәт итеп», - дип әйтелә Ислам динен үзләренең пычрак эшләрендә куллана торган агым-нар йогынтысына бирелгән бәндәләр шушы бер аятьне генә булса да искә алсын иде Үзләренең хак дингә түгел, шәйтанга хезмәт итүләрен аңласын иде Ничек инде: «Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмне яратабыз», - диясең дә бер гаепсезләрнең каннарын коярга чыгып китәсең?! Шул бу-ламы рәхмәт итеп яратылган Пәйгамбәр сөннәтен саклау?! Шул буламы тынычлык сагында тору?!

        Асылда, динебезне канга батырырга теләүчеләр Коръәнне дә белми, Сөннәтне дә танымый Аларның максаты бер - Ислам дине хакыйкате ар-тына яшеренеп, үзләренең явыз максатларына ирешү Меңләгән, милли-онлаган кешеләрне юк итәсе булса да, алар туктап калмас Аларга карап, мөселманнарга яла ягылыр, дин турында яман фикер формалашыр Шу-ларга ияреп, үзләрен мөселман дип санаучылар диннән дә чыгып китәр, җәһәннәмгә дә килеп керер Үзләре шуны аңламый да калыр.

         Коръәни Кәримнең «Әл-Каләм» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә Расүлен янәдән күркәм рәвештә сыйфатлый: «Һәм син, һичшиксез, югары әхлак иясе. [Олуг пәйгамбәрләр ке-бек, син дә чыдый алмаслык михнәтләрне кичерәсең]». «Әл-Каләм», 68:4

        Уйлап карыйк әле Кемдер безне бергә уртак эш башларга чакыра Йә ерак сәфәрдә юлдаш булырга тәкъдим итә Әлбәттә, без ул кеше турында аны белгәннәрдән сорашачакбыз Аның элекке эшләре турында белешәчәкбез Шунда берәрсе безгә: «Ул - ышанычлы кеше, холкы да бик күркәм, югары әхлаклы», - дисә, ахыргы нәтиҗә ясар өчен безгә бу мөһим бер сәбәп бу-лачак Әхлаклы булгач, димәк, бергә эш башласак - алдамас Юлга чыгып китсәк - ташлап калдырмас Ә бу очракта бит Аллаһы Тәгалә пәйгамбәр турында Үзе әйтә Шулай булгач, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм аша килгән дин дә югары әхлак дине булып чыга бит Югары әхлак белән вәхшилек берничек тә янәшә була алмый Кем-дер яманлык кыла да: «Дин шулай куша», - дип әйтә икән, белегез: сезнең каршыгызда сезне хак юлдан тайпылдырырга тырышучы тора, чөнки Ис­лам дине һәрчак тынычлык яклы Ислам дине һәрвакыт иминлек сагын-да Мөселман кешесе беркайчан да үзенең явызлыгын, кара йөрәклелеген дингә сылтап калдырмый Мөселман өчен иң зур үрнәк – Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм Ул - югары әхлак иясе Ул бөтен галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән Һәм аны үрнәк итеп алучы мөселманнар да һәр мизгелдә шундый булырга омтыла Үтерергә, юк итәргә, җимерергә түгел, ә коткарырга, ярдәм итәргә, төзергә, төзекләндерергә, матурлатырга.

       Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем»1, - дип әйткән Аның ва-фатыннан соң: «Расүлебезнең холкы нинди иде?» - дигән сорауга Гайшә анабыз радыяллаһу ганһә: «Аның холкы - Коръән иде», - дип җавап биргән Ягъни ул Коръән кушканны үтәгән, Коръән тыйганнан читләшкән Хәзер уйлап карыйк әле: бүген үзен мөселман дип атап, үзе яманлык кылучының холкы - Коръәнме? Дин кушканча яшиме ул, әллә шәйтан боерганча-мы? Һәм динне байрак итеп алып, вәхшәт кылучы шәригатьчә эш итәме? Җаваплар аңлашыладыр.

        Сәхабәләрнең берсе, Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Мин Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ун ел хезмәт кылдым Бер мәртәбә дә ямьсез сүз сөйләгәнен ишетмәдем Бер-кайчан да: «Бу эшне ник болай эшләдең?» - дип ачуланганын күрмәдем»Асылда, хөрмәтле дин кардәшләрем, мөселманны адаштырырга, ял-гыш юлдан алып китәргә, «хак дин шушы, син ияргәне түгел» дип бутар-га тырышучылар һәрвакыт булган һәм ахырзамангача булачак Дәҗҗал фетнәсен күрү насыйп булмасын Әмма вак фетнәләр безне һәр көнне сага-лап тора «Намазны дөрес укымыйсың», «Динне дөрес тотмыйсың», «Сада-каны дин юлына тапшырмыйсың», «Дин өчен иҗтиһад кылмыйсың» кебек шигарьләр белән мөрәҗәгать итәләр икән - сак булыгыз! Әнәс бине Мәлик искә алганча, Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм беркайчан да: «Бу эшне ник болай эшләдең?» - дип ачуланмаган Ә үзләрен аеруча тәкъва бу-лып күрсәтергә теләгән, шул рәвешле динне пычраткан, мөселманнарны адаштырган бәндәләр гел тәнкыйтьләргә генә торалар Һәм күңелебездән беркайчан да шуны чыгармыйк: Аллаһы Расүле рәхмәт итеп җибәрелгән Һәм һәрбер мөселман - аның бу изге эшен дәвам иттерүче, рәхим-шәфкать сагында торучы.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы