Түбән Кошманда мәхәллә киңәшмәсе

        Бүген Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Түбән Кошман мәчетендә җомга намазын укытты һәм җомга вәгазендә имам вазыйфалары турында вәгазь сөйләнде. Җомгадан соң Түбән Кошман мәхәлләсендә җыелыш үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә мәхәлләдә җыелган сорауларга җавап бирү һәм мәхәлләгә яңа киңәшмә әгъзалары һәм ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау иде.

         Җыелыш барышында мәхәлләдә туган сорауларга җавап табылып мәхәлләгә яңа  киңәшмә әгъзалары итеп Гайнетдинов Алмаз, Шакиров Салихҗан, Хайретдинов Альберт сайланды.  Ревизия комиссиясе әгъзалары итеп Мотыйгуллин Салих, Садриев Рөстәм, Сафиуллин Фаил сайланды.